17 декабрь 2013 яңалыклары
-
Әтнәдә участок инспекторына йорт ачкычлары тапшырылды
Бәрәзәдә өр-яңа йортка ия булган участок инспекторы Илнур Йосыповның рәхмәт йөзеннән җавабы әнә шундый булды. Ниһаять, безнең районда да полиция хезмәткәренә яңа йортның ачкычлары тапшырылды. Әлеге зур бүләккә Түбән Бәрәскә, Бәрәзә һәм Олы Өшкәтә авылларына хезмәт күрсәткән полиция участогы инспекторы Илнур Йосыпов лаек булды. Йорт кына дисәм хәтере калыр -...
-
Әтнә районы Комыргуҗа авылында энесе абыйсының гомерен өзгән
Узган якшәмбедә Комыгурҗа авылында яшәүче бер гаиләдә мөнәсәбәтләр ачыклау фаҗига белән тәмамлана. Бу көнне кичке сәгать бишләр тирәсендә әниләре белән яшәүче 1983 елгы һәм 1986 елгы абый һәм эне арасында низаг чыга. Гауга энесенең бертуган абыйсына пычак белән 8 тапкыр тән җәрәхәте ясавы белән тәмамлана. Нәтиҗәдә, абый кеше күп кан...
-
Әтнә эшсезләре Казанда укый
Эшсезләрне укыталар Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Зөлфәр Галимуллин сүзләренә караганда, кичә эшсез райондашларны котельня операторы вазифасына укыта башлаганнар. "Барысы 33 кеше мәшгульлек үзәге исәбенә техникумда белем алачак", - дип хәбәр итте җитәкче.
-
Олы Әтнәдә – халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
"Бердәм Россия" сәяси партиясенең "Халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү" акциясе кысаларында 20 декабрь көнне Әтнә үзәк китапханәсендә (театр бинасының икенче каты) сезне кызыксындырган сорауларга нотариус, адвокат һәм прокуратура хезмәткәрләре җавап бирәчәк. Алдан сорауларны 2-20-32 телефонына шалтыратып биреп куярга да мөмкин.
-
Олы Әтнәдә юл йөрү кагыйдәләре бәйгесе
"Кояшкай" Әтнә балалар бакчасында сишәмбе көнне "Беркайчан да онытма син юл йөрү кагыйдәсен!" дип исемләнгән бәйге үтте. Бәйгедә 4 бала: ике кыз ике малайдан торган "Йолдызлар" һәм "Күбәләкләр" командалары көч сынашты. "Юл йөрү кагыйдәләрен кечкенәдән өйрәтү турында сүз бара. Без балалар бакчаларыннан башладык. Инспекторлар хуплады. Сабыйларның белем дәрәҗәләрен истә тотып,...
-
Әтнә бакчаларында кошлар өчен җимлекләргә бәйге игълан ителде
Әтиләргә тагын бер эш - җимлек ясарга кирәк. Балалар бакчаларында иң матур җимлеккә бәйге игълан ителде. Олы Мәңгәр бакчасына өлгер әтиләр инде җимлекләрне ясап алып килә дә башлаганнар. Бәйге 25 декабрьгә хәтле дәвам итәчәк. Рәсемдә - Дусым авылы әти-әниләре эшләгән җимлекләр.