26 май 2014 яңалыклары
-
Амнистиягә эләктеләр
Эчке эшләр бүлегенең җәза үтәтү инспекциясендә, Бәрәзә һәм Дусым авылларында яшәүче 2 кеше, амнистиягә эләгү сәбәпле, учеттан төшерелделәр. Аларның берсе - юл-транспорт һәлакәте ясаган өчен хөкем ителсә, икенчесе баласына тән җәрәхәте ясаган өчен җәзага тартылган иде. Әлеге мәгълүматны җәза үтәтү инспекциясе җитәкчесе Клара Кадимова хәбәр итте.
-
Яңа Шашы мәктәбе – беренче!
VIII Спартакиада нәтиҗәләре буенча Яңа Шашы урта мәктәбе I урын яулады!!! АФӘРИН!!! Мәгариф хезмәткәрләренең кышкы Спартакиадасында да безнең мәктәпнең укытучылар коллективы район буенча I урын алган иде.
-
Терәк булыйк!
Әллә нинди булды бу ел. Бер-бер артлы чыккан янгын хәвефеннән, Аллам, үзең сакла! Карак керсә - бер әйбереңне, ут керсә, барысын да ала, диләр. Кышлау авылыннан Закировлар гаиләсенең дә ишеген шакыды ул хәвеф. Коточкыч янгын хәләл хезмәт белән гомер буе туплаган мал-мөлкәтне мизгел эчендә көл итте. Йортлары тулысынча янып бетмәсә...
-
Олы Мәңгәрдә кичке сабантуй узачак
Авыл тарихында беренче тапкыр Олы Мәңгәр авылында 14 июнь көнне кичке сабантуй узачак. Сабантуйны авыл яшьләре күмәк хуҗалык ярдәме белән оештыра. Җирле эшмәкәрләр дә ярдәмгә киләчәк. Сабантуйга яшь "йолдызлар" - Мөнир Рахмаев, Илназ Баһ һәм башкалар чакырулы. Кичке сабантуйга рәхим итегез!
-
Яңа Әтнә бәйге игълан итә
Иң матур капка алды кемдә? Шартлары да күрсәтелгән: тирә-ягы чиста булсын, чәчәкләр белән бизәлсен. Тагын кем нинди матурлык тудыра ала... Урам бәйрәме ясап җиңүчене билгеләмәкчеләр... Әйбәт бит! Ничек кенә әле, хәтта үрнәк алырлык.