Әтнә таңы

2 декабрь 2014 яңалыклары

  • 2 декабрь 2014 - 11:29
    Мәдәният йорты гөрләде
    "Әниләр көне" уңаеннан Чембулат авылы мәдәният йортында бик күңелле чара үткәрелгән. "Бәйрәмдә өлкәннәр дә бик теләп катнашты. Кичә күмәк биюләр белән тәмамланды. Бу көнне ярты авыл мәдәният йортына җыелган иде", - дип хәбәр иттеләр безгә Чембулаттан.
    597
    0
    0
  • 2 декабрь 2014 - 10:05
    Әтнә артистлары Самарадан кайтты
    Әтнә дәүләт драма театры артистлары Георгий Хугаевның "Шимбә көн кич белән" спектакле белән Самара шәһәрендә чыгыш ясап кайттылар. "Бик яратып карадылар, заллар тулы иде", - дип сөендерделәр. Чираттагы сәфәрләре мари республикасына, Йошкар-Ола тамашачылары да яратып карар дип ышаныйк.
    633
    0
    0
  • 2 декабрь 2014 - 07:31
    Гөлҗимеш, миләш, карлыган
    Мышык-мышык борын тартып йөри башладыгызмы, өстәвенә тамак та үзен сиздерә, хәл дә киткән кебекме... "җәй көне җыйган үләннәрегезгә, кышка дип катырган җиләк-җимешкә, бигрәк тә гөлҗимешкә, миләш, карлыганга тотыныгыз,- ди район үзәк больницасы баш табибы Азат Гарипов.
    666
    0
    0
  • 2 декабрь 2014 - 07:27
    Әтнәнең бер өлеше сулы
    "Чиста су" Олы Әтнәнең техникум урнашкан өлешенә җибәрелде. Су җибәреп караганда күренгән вак-төяк кимчелекләр бетерелгәч, нәкъ менә шуларны төзәтәләр бүгенге көндә, су авылның калган өлешләренә дә җибәреләчәк.
    646
    0
    0
  • 2 декабрь 2014 - 07:26
    Без ятим калдык
    Газизләрдән газиз әниләр Озак уйланып йөрдем. Инде кулыма каләм алуга, фикерләрем агым кебек кәгазь битенә сибелде. Әниләр. Газизләрдән газиз әниләр. Тәкъдиргә шулай язылганмы яки Ходай Тәгалә тарафыннан җибәрелгән сынаумы икән, без бик иртә әниебезне югалттык. Миңа - 20, сеңлемә - 18, энемә 11 яшь иде. Яман чир авыруы әниебезне 46...
    451
    0
    0
Реклама