4 март 2015 яңалыклары
-
Әтнә укучылары “Әлифба“ белән хушлашты
Бәрәзә төп мәктәбендә беренче сыйныф укучылары укытучылары Фәния Басыйрова белән бергәләп "Әлифба" бәйрәме үткәрделәр. Әлеге чарага шулай ук укучыларның әти-әниләре, укытучылар, бакчага йөрүчеләр һәм башка кунаклар да чакырылган иде. Балалар төрле биремнәр үтәделәр, биеделәр, җырладылар. Шунда ук әниләргә - әбиләргә үзләре әзерләгән бүләкләр дә тапшырдылар. Бәйрәм кичәсенннән һәркем кәнагать калды....
-
Әтнәдә һәлакәт булган урыннан качып киткәннәр
Һәлакәт урыннан качып киткәннәр Соңгы атнада район юлларында ике юл һәлакәте теркәлде. Һәр икесендә дә һәлакәт булган урыннан качып киткәннәр. Бүгенге көндә икесе дә эзләп табылып, аларга карата протоколлар төзелгән. «Юл һәлакәте булган урыннан качкан өчен 1-1.5га кадәр машина йөртү хокукыннан һәм дә 15 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм итү каралган. Качып...
-
Ике хатын - «Әтнә таңы»
Ике хатын (уены-чыны бергә) Муллалар да гашыйк була микән, Гөнаһ түгел микән аларга? Өч-дүрт хатын алган диеп, көлеп, Сүгеп үстек сәвит заманда. Сәвит хитрый, акча бирсә бирде, Бер баланы асрап тотарга. «Ә хатының, пускай эшләп тапсын, Тигез хокук бирдек без аңа!» Гүргә тиклем шушы хәләл җефет, Сәвитчә ул - тормыш...
-
Көтеп алган очрашу - “Әтнә таңы“
Татар мәгърифәтчелек хәрәкәтенең күренекле вәкиле, зур галим, фикер иясе, философ, атаклы педагог һәм дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 197 ел тулды. Шушы уңайдан Шиһабетдин Мәрҗани музеенда, Комыргуҗа гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашында "Югалган китапханә" исемле эшлекле уен үткәрелде. Әлеге уенда укучылар галимнең бай китапханәсенең аянычлы язмышы турында уен формасында...
-
“Әтнә таңы“ - тиздән каникуллар
Укучыларның язгы каникулларына да күп вакыт калмады. Быел алар 21 марттан башланачак һәм 9 көн дәвам итәчәк. Фән һәм мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте белдергәнчә, каникуллар республиканың бар районнарында да бер үк вакытта узачак дип көтелә. Шул ук вакытта мәктәп администрациясе каникул көннәрен үзләре теләгәнчә итеп үзгәртә дә ала.