11 апрель 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә “Аҗаган“ уеннары узды
"Ашыт" мәдәният һәм спорт комплексында алты район командалары катнашында "Аҗаган" уеннары узды. Әтнә, Арча, Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән һәм Балтачтан килгән егет- кызлар үзләренең хәрби әзерлекләрен күрсәттеләр. Ярышта беренче урынны Югары Ослан, икенче урынны Яшел Үзән яулады. Әтнә командасы өченче булды. Әлеге ярышлар турында тулырак газета битләреннән укый аласыз.
-
Әтнәдә спартакиада тәмамланды
Спортлар - беренче Район оешмалары арасында үтүче спартакиада тәмамланды. Аның нәтиҗәләре буенча беренче урынга спорт бүлеге егетләре чыкты. Икенче урында - мәгариф бүлеге, өченче урында - полиция һәм дүртенче урында ветеринар станция оешмасы командасы. Шулай ук мәктәп укучылары арасында барган спартакиада кысаларында иртәгә «Ашыт» спорт һәм мәдәният үзәгендә 1998 елгы...
-
Әтнә кешесен абыйсы чәнчеп үтергән
Чыгышы белән Әтнәдән булган Арчада яшәүче ир-атны бертуган абыйсы пычак белән чәнчеп үтергән. Фаҗига аларның Арча шәһәрендәге фатирында булган. Эчү белән мавыгучы, беркайда да эшләмәгән ир-атлар спиртлы эчемлекләр кулланып, мәҗлес ясап утырганда эләгешеп киткәннәр. Шулай итеп аракы бер йортка берьюлы ике кайгы китергән- туганнарның берсе кулга алынган, икенчесе мәңгегә күзләрен...