22 апрель 2015 яңалыклары
-
Әтнә коммуналь хуҗалыгы лицензия алачак
Үз карамагында унбиштән артык фатирлы торак йорт булса, аның белән идарә итәр өчен идарәче компаниянең лицензиясе булу зарур. Әлеге төр документ булмаса, 1 майдан идарә итү хокукы югала. Безнең коммуналь хуҗалык карамагында исә мондый өч йорт бар. "Идарәче компания лицензиясе алыр өчен документлар һәм имтихан тапшырдык, шушы арада лицензияле булачакбыз",...
-
“Әтнә таңы“ рәхмәт хатына лаек булды
Республикакүләм уздырылган "2014 ел нәтиҗәләре буенча җирле үзидарә темасын иң яхшы яктыртучы массакүләм матбугат чарасы" бәйгесенең "Район массакүләм матбугат чарасындагы иң яхшы язмалар" номинациясендә газетабыз "Рәхмәт хаты" на лаек булды. Аны Татарстанның җирле үзидарәләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров имзалаган.
-
“ Әтнә таңы“ - “Китапханә төне“ үткәрелә
24-25 апрель көннәрне «Татарстанның музейлар язы» акциясе кысаларында «Китапханә төне -2015» узачак. Ул ел саен уза торган китап уку фестивале. Казан милли музеенда ул үзәк чараларның берсенә әйләнер дип көтелә.
-
Әтнә китапханәчеләре нәтиҗә ясый
Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышлап, район үзәк китапханәсе ике төрле - шигырьләр һәм презентацияләр бәйгесе игълан иткән иде. Бу бәйгегә районыбызда яшәүче 14 яшьтән өлкән, теләге булган һәркем катнаша алды. "Алтмыштан артык кеше катнашты, менә шул бәйгегә килгән эшләрне карап, нәтиҗә ясап утырабыз. Соңыннан җиңүчеләрне авыл китапханәләре аша бүләклибез....
-
Әтнә җирендә яшәүче хәбәрчебез иҗаты
Без - Тукайлы халык! Апрель ае татар милләтенә Бүләк итте бөек Тукайны. Күкрәк сугып, кычкырасы килә, «Мин Тукайлы халык, Тукайлы!» Кайбер көчләр рухыбызны бозып, Ясамакчы бездән маңкортлар. Хәтер тамырлары тирән булган, Ярый әле, татар халкым бар. Татар рухы - Тукай рухы да ул, Милләт диеп Тукай җан аткан. Ярдәм итәр...
-
Юл һәлакәтендә 7 яшьлек кыз бала үлгән - «Әтнә таңы»
Кагыйдәләрне бозып, каршы як юлга чыккан Югары Ослан районында «Ниссан» машинасы белән Газель бәрелешкән. Нәтиҗәдә 7 яшьлек кыз бала үлгән. Өч кеше авыр тән җәрәхәтләре алып, хастаханәгә озатылган. ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, кызның әнисе «Обгон запрещен» билгесе торган җирдә каршы як полосага чыккан. Кыз бала «Фэст» адаптеры куркынычсызлык каешы белән...