8 май 2015 яңалыклары
-
Әтнә районының Киме авылында обелиск ачылды
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын киң җәмәгатьчелек үзеннән зур өлеш кертеп каршылый. Әтнә районының бар авылларында да сугышта вафат булучылар исемлеге язылган мемориаль такталар ачылды. 3-4 кешесе булган авыллардан башлап, Күлле Киме кебек зур авылларда да Бөек Ватан сугышында вафат булучыларның исемнәрен мәңгеләштерделәр. Кименең үзәгенә килеп кергән һәркем аның матурлыгына сокланып...
-
Әтнә кызы хезмәт күрсәтте
7 май көнне Казан шәһәренең М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында Татарстан республикасы җитәкчеләре сугыш һәм тыл ветераннары белән очраштылар һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәме белән котладылар. Җыенда Әтнә районы башлыгы Әхәт Хакимов та катнашты. Тантанада Олы Мәңгәр кызы Иманкулова Гөлчирә Рөстәм кызы хезмәт күрсәтте.
-
Әтнәнең Олы Мәңгәрендә - Җиңү тантанасы!
Олы Мәңгәр авылында Җиңү бәйрәме уңаеннан бик матур бәйрәм тантанасы булып үтте. Бәйрәмгә сугыш вакытында Мәңгәр балалар йортында тәрбияләнгән Анатолий Гентон да кайткан иде. Сугыш ветераннарыннан инде исәннәре калмаса да, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары әлеге бәйрәмне көтеп алды. Аларга күчтәнәч пакетлар тапшырылды, шунда ук 80 яше тулганнарны да билгеләп...
-
Олы Әтнәдә транспорт хәрәкәте чикләнә
9 май көнне бәйрәм чаралары узу сәбәпле, Олы Әтнәнең кайбер юнәлешләрендә транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Иртәнге 8.00дән көндезге 12.00гә кадәр Олы Әтнә-Күшәр (элекке май заводы, Бадри Җиһаншин, Совет урамнары), Олы Әтнә-Түбән Бәрәскә (райгаз янәшәсендә), Олы Әтнә-Комыргуҗа (Олы Әтнә-Чыпчык юлы), Олы Әтнә-Күәм һәм Олы Әтнә үзәгендәге (Совет, Карл Маркс урамнары киселеше)...
-
Әтнәнең ЮХИДИе “Түгәрәк өстәл” үткәрде
4-10 май көннәрне БМО инициативасы белән Юл хәрәкәте куркынычсызлыгының өченче Глобаль атналыгы уза. Аның кысаларында район ЮХИДИ оешмасы башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Рәшит Шаһидуллин, ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов, полиция бүлегенең ветераннар советы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Тәлгать Бәйрәмов, мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Миләүшә Сафина һәм мин, "Әтнә таңы" корреспонденты катнашында...
-
Әтнәнең Дусым укучылары ветераннарны зурладылар
Дусым башлангыч мәктәбендә мәктәп, бакча, клуб берлегендә тыл ветераннары белән очрашу үткәрелде. Ветераннар авыр чорда үзләренең күргәннәрен, тыл белән фронт берлеген, Җиңү өчен үзләренең куйган хезмәтләре турында сөйләделәр. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишеттеләр ,концерт номерлары күрсәттеләр истәлеккә үзләре ясаган чәчәкләр бүләк иттеләр. Очрашу чәй табыны янында тәмамланды.