25 август 2016 яңалыклары
-
Әтнәдә “Гражданнарның хезмәт хокукларын яклау” буенча “кайнар линия” телефон номеры
2016 елның 26 августы көнне гражданнарның хезмәт хокукларын яклау һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан халык өчен "кайнар линия" телефоны эшли. Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкиле аппараты, Татарстан Республикасындагы Дәүләт хезмәт инспекциясе, Татарстан Республикасындагы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Бөтенроссия "Россиянең юристлар ассоциациясе" җәмәгать оешмасының Татарстандагы төбәк бүлеге хезмәткәрләре...
-
Әтнәдә социаль яктан авыр хәлле гаиләләрне еш тикшерәләр
Район комиссиясе социаль авыр хәлле гаиләләрнең тормыш хәлен тикшерүне дәвам итә. Әтнә һәм Арча районнары буенча янгын күзәтчелегенең өлкән дознавателе Наил Бәйрәмов сүзләренә караганда, Олы Әтнәдә генә социаль авыр хәлле 4 хуҗалыкны тикшергәннәр. "Бары берсендә генә кимчелекләр юк иде. Башкаларының ут чыбыклары,ягулык системалары начар хәлдә", - ди белгеч. Араларында өй...
-
Әтнәдә өченче укос та тәмамланып килә
Районда күпьеллыклардан өченче укос үлән алу бик аз мәйданнарда гына калып килә. Көннәр матур килсә, дүртенчесен дә алу мөмкинлеге бар. Район буенча 4503 гектардан 9867 тонна сенаж, 773 гектардан 328 тонна печән әзерләнде. "Ленин"да 1061 гектар җирдән 2264 тонна, "Мәңгәр"дә 585 гектардан 1865 тонна, "Тукай"да 1227 гектардан 2800 тонна сенаж...
-
Әтнә сөте кимеми
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 25 августка бирелгән оператив мәгълүматларына караганда, бу көнгә районда бер баш сыердан уртача 20,94 килограмм сөт савып алынды. Беренче багана - хуҗалыклар, икенче - 25 августка бер сыердан, дүртенче - бу көнгә тулай савым, өченче, бишенче - алдагы елдан артык яки ким (килограммнарда) Шахтер...
-
Әтнәдә социаль ярдәм күрсәтү дәрәҗәсе югары
Эффектив социаль яклау системасы Татарстанда югары сыйфатлы тормыш дәрәҗәсе булдыруның төп инструментларыннан берсе. Татарстанны еш кына барлык юнәлешләр буенча да алда барган республика буларак мисал итеп китерәләр. Республика уңышы төрле рейтингларның беренче урыннары белән дәлилләнә. Шуларның иң мөһимнәреннән берсе - тормыш дәрәҗәсе. Россия регионнары арасында рейтинг нәтиҗәләре буенча Татарстан югары...
-
Әтнәдә – 56,2 мең, Татарстанда 4 миллион тонна
Татарстанда соңгы еллар өчен рекордлы күләмдә - барысы 4 миллион тоннадан артык бөртекле суктырып алдылар. Моны начар дип булмый. Соңрак нәтиҗәләр ясалыр әле, урак бик аз мәйданнарда гына калды. Исегезгә төшерәбез, Әтнә районы быелгы уракны да беренче булып төгәлләде. Моңа кадрлар белән тиешенчә тәэмин итү, техниканың тиешенчә, яхшы эшләве, эшне...
-
Әтнә күрсәткече зур
25нче августка районда тиешле мәйданнарның 14100 гектарында сукаланды. Шул исәптән 12500 гектары тирән итеп эшкәртелде. Моңа ХОРШ, КТС-10, КПЭ-3,8, КПЭ-3, ПРБ-3А, Себер стойкалы һәм ПЛН сукалары, К-1080 агрегатлары җәлеп ителә. Аеруча "Күшәр", "Күңгәр", "Ленин", "Таң" хуҗалыкларында эш уңышлы бара. Сөргән җирләр барысы 52 процентны тәшкил итә. Бу республикада иң зур...
-
Әтнә бәйрәм 30 августка күчте
Республика көне уңаеннан районда бәйрәм чарасы уза дип хәбәр иткән идек. Шунысын әйтәсе килә, 28 август көнне үтәсе бәйрәм, 30 августка күчте. Бәйрәм чарасы 17.00 сәгатьтә "Ашыт" мәдәният һәм спорт комплексы каршында веломарафон белән башланып китә. 19.00дә бәйрәм концерты башланып китә. Район халкы каршында Казан кунаклары да чыгыш ясаячак.
-
Әтнәдә 7 кеше инфарктан үлгән
2015 елда ел башыннан шушы көнгә кадәр 2 кеше инфарктан үлгән булган. Шуның берсе исерткеч эчемлекләр кулланган. 2016 елның шушы чорына районда 7 кеше инфарктан үлгән. Кызганычка каршы, 6 кешенең исерткеч эчемлек кулланган булуы ачыкланган.