Татарстанда 30дан артыграк әбине үтергән маньякны гомерлек төрмә җәзасына хөкем иткәннәр
Татарстан Югары суды әбиләрне буып үтерүче Радик Таһировка карата хөкем карары чыгарган, дип яза “Татар-информ”. Маньяк 30дан артыграк өлкән яшьтәге хатын-кызны үтерүдә, 2 тапкыр үтерү омтылышында, моннан тыш 30дан артыграк талау очрагында гаепле дип танылган.