28 октябрь 2017 яңалыклары
-
Элекке хәрбиләрнең пенсиясе артачак
Россия Президенты Хөкүмәткә элеккеге хәрбиләргә һәм аларга тиңләштерелүчеләргә 2018 елның 1 гыйнварыннан пенсияләрен индексацияләүне йөкләгән. Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә дәүләт башлыгы 2018 ел бюджетында хәрбиләргә 1 гыйнвардан индексация каралуын искә төшергән. "Индексация 2,6 миллион кешегә кагыла. 1 гыйнвардан хәрби пенсионерларга һәм аларга тиңләштерелүчеләргә пен-сияләрен индексацияләргә кирәк", - дигән В. Путин....
-
Клубларны нигә бетерәләр?
Революциягә кадәр авылларда староста һәм каравылчы өе булган. Совет хакимияте урнашканнан соң, авыл советы һәм мәдәният учагы - клуб оештырылган. Минем туган авылым Яңа Җөлбидә клуб булып күп еллар мәчет бинасы торды. Авыр сугыш елларында да клуб үз эшен туктатмады. Аның мөдире, идән-сәхнә юучысы, мичкә ягучысы бар иде. 1970нче еллар...
-
Намаз турындагы 23 сорауга җавап
Аллаһы Тәгалә «Мөэминүн» сүрәсендә намаз укучылар турында шатлыклы хәбәр бирә: «Намазларын тиешенчә үтәүчеләр - бөек мирас ияләредер, аларның мираслары Фирдәүс җәннәте һәм алар анда мәңге калачаклар». Әлеге гыйбадәтне һәркем кимчелексез, дөрес итеп башкарырга омтыла. Әмма намаз уку тәртибен белгән кебек булсак та, аңа кагылышлы сораулар еш туып тора. Газета укучыларыбыздан...
-
13 яшьлек кыз бала юл һәлакәтендә үлгән
Әлмәт районында юл һәлакәтендә 13 яшьлек кыз һәлак булган, дип хәбәр итә "Вести KAMAZа". Кичә кич Әлмәттән Тихоновка бистәсе ягына чыккан юлда 10нчы модель "Лада" машинасы йөртүчесе, үзен узып китәргә маташкан автомобильгә карап, "Камаз"га килеп керә. "КамАЗ" аның алдыннан барган була. Авария аркасында җиңел машина йөртүченең 13 яшьлек кызы алган...
-
Пенсия тупланмаларын өстәмә финанслау акчалары күләме киметелә
Министрлар кабинеты Россия Пенсия фонды бюджетына төзәтмәләр керткән. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә. Хөкүмәт сайтында басылган тәкъдимнәр нигезендә, Милли иминлек фонды хисабына иминиятләштерелгән кешеләрнең пенсия тупланмаларына өстәмә финанслау акчалары күләме киметеләчәк. 2017 елга һәм 2018, 2019 елларга план чорында Пенсия фонды бюджетына үзгәрешләр турындагы тәкъдимнәр Дәүләт Думасына җибәрелгән инде....
-
Минтимер Шәймиев татар теле турында үз фикерен белдерде
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 33нче утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстанда дәүләт телләрен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телен укыту мәсьәләсен шәрехләде. Ул мәсьәлә уку-укыту процессына комачауламасын иде дигән теләген җиткерде. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итте. "Быел без Татарстан Конституциясенең 25 еллыгын, киләсе елга Россия Конституциясенең 25 еллыгын...
-
Россия мәктәпләрендә юл йөрү кагыйдәләренә куркынычсызлык минутларында өйрәтәчәкләр
(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ"). Россия мәктәпләре укучылар өчен куркынычсызлык минутлары кертеләчәк. Бу дәресләрдә балаларга юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен аңлатачаклар, дип хәбәр итә илнең Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. "Россия Федерациясе хөкүмәте рәисенең беренче рәисе кушуы буенча министрлык гомуми белем бирү оешмаларының соңгы дәресендә барлык сыйныфларга куркынычсызлык минутын кертергә тели....
-
“Ерак киткән саен җиңелрәк”
«Военкомат янса иде», - дип җырлый торган идек без яшь чакларда уенын-чынын бергә кушып. Армия ике-өч ел булып, авылдан читкә чыкканы булмаган сала малайлары өчен туган яклардан аерылып китү бик зур газапка әйләнгән елларда халык чыгарган бу җырны хәзерге егетләр белә микән... Югыйсә, һаман да шул Арча комиссариаты аша китәләр...
-
Тирә-юнебездә яхшы кешеләр
"Яхшылык эшлә дә суга сал", - дигән борынгылар. Бу мәкаль безнең яраткан авылдашыбыз Сәфәргалиев Мөхәммәд турында. Арча районының Ак-Чишмә авылында туып-үскән бүгенге көндә Олы Әтнәдә яшәүче авылдашыбыз авылыбыз өчен зур изге эшләр башкарды. 2010 елның көзендә авылдашыбыз Мөхәммәд барлык авылдашыбызның йөрәгенә юл табып, зират әйләнәсен тимер рәшәткә белән әйләндерү эшен...
-
Һәр ел фасылы үзенчә матур
Көз... Төрле матур төсләргә бай булган ел фасылы ул. Көзге урманга барсаң, андагы матурлыкка сокланып туя алмаслык. Ә җилле көннәрдә... Яфракларга җил вальс биетә кебек. Чөнки алар төрлечә әйләнеп җиргә яталар. Кай вакыт яфракларның агачтан, ботакларыннан өзеләсе килми кебек... Алар соңгы мизгелгә кадәр тотынып торгандай тоела. Әйе, көзнең ямьсез, моңсу...
-
“Күпне күрергә туры килде”
Өшкәтә авылыннан Бәгъдия Нигъмәтҗановага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Бәгъдия апа үзе бүгенге көндә Казан шәһәрендә, кызы гаиләсендә гомер кичерә. Олы юбилее уңаеннан, ул газета укучыларыбыз белән үзенең башыннан кичкәннәре белән уртаклашты. "Әниебезгә авырту тиде, дип башлаган ул үзенең язмасын. "Бәрәңгебез бик уңды, минем башыма бу", дип юрады әни. Шул...
-
Әтнәләр бергәләп каршы торыйк
«Терроризм», «террористлар», «экстремизм» - бу сүзләрне вакытлы матбугат аша да, телевизор-радиодан да көн саен ишетеп торабыз. Шушы уңайдан район мәктәпләрендә укучылар белән даими рәвештә әңгәмәләр, очрашулар үткәрелә. Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Дамир Һадиев белән әнә шул хакта сөйләшәбез. - Экстремизм һәм терроризм егерме беренче гасырның иң...
-
Һөнәрне тест билгели
Район мәшгульлек үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә биредә барлыгы 39 кеше исәптә тора. Шул ук вакытта бер кеше Казан шәһәрендә чәчтараш, тагын ике кеше Арча шәһәрендә пешекче һөнәрен үзләштерә. Үзәк белгечләре тарафыннан һөнәри ориентлашу эше дә алып барыла. Алар мәктәпләрдә укучылар белән очрашулар оештыралар, һөнәр сайлау белән бәйле тест...
-
Мәктәптә – “Ачык ишекләр көне”
Комыргуҗа урта мәктәбендә олимпиадага әзерлекнең мәктәп туры бара. Шул ук вакытта бу атнада узачак "Көзге бал"га әзерләнәләр. Ул кечкенә сыйныфларда аерым, зур сыйныфларда аерым узачак. Ришвәтчелеккә каршы рәсем бәйгесендә катнашырга да вакыт таба мәктәп укучылары. Каникуллар алдыннан әти-әниләр өчен "Ачык ишекләр көне" игълан иткәннәр. Ул ике атна буе бара. Укучыларның...
-
Дүрт яшүсмер исәптә тора
Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Дамир Һадиев әйтүенчә, инспекциядә 16-17 яшьлек дүрт яшүсмер исәптә тора. Аларның икесе урлашу белән бәйле рәвештә, тагын икесе үзләре укыган белем бирү учреждениесенең эчке кагыйдәләрен бозган өчен учетка бастырылганнар. Шулай ук район буенча 17 ата-ананы да исәпкә алганнар. Болар - спиртлы эчемлекләр куллану сәбәпле бала...