Әтнәләр бергәләп каршы торыйк
«Терроризм», «террористлар», «экстремизм» - бу сүзләрне вакытлы матбугат аша да, телевизор-радиодан да көн саен ишетеп торабыз. Шушы уңайдан район мәктәпләрендә укучылар белән даими рәвештә әңгәмәләр, очрашулар үткәрелә. Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Дамир Һадиев белән әнә шул хакта сөйләшәбез. - Экстремизм һәм терроризм егерме беренче гасырның иң...
«Терроризм», «террористлар», «экстремизм» - бу сүзләрне вакытлы матбугат аша да, телевизор-радиодан да көн саен ишетеп торабыз.
Шушы уңайдан район мәктәпләрендә укучылар белән даими рәвештә әңгәмәләр, очрашулар үткәрелә. Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Дамир Һадиев белән әнә шул хакта сөйләшәбез.
- Экстремизм һәм терроризм егерме беренче гасырның иң куркыныч проблемаларының берсенә әйләнеп бара. Терроризм - даими рәвештә террор кулланып алып барылган сәясәт ул. Юридик көчкә ия булуга карамастан, бу сүзнең туры аңлатмасы әлегә кадәр ачыкланмаган. Әмма шул ук вакытта ул "көчләү", "куркыту" кебек сүзләрнең синонимы булып тора. Террористлар үзләренең җинаятьләрен каплау максатында ислам динен бозган вахабизмнан файдаланалар. Ислам дөньясында вахабизмны таратуда авторитар сәяси режимнарның өстенлекле булуы зур роль уйный. Әлеге режимнар көч куллануны сәяси каршылыкларны чишүнең бердәнбер юлы итеп куялар һәм шуны нормаль күренеш итеп күрсәтергә тырышалар. Бу очракта иң беренче куркыныч яшүсмерләргә яный. Балаларыбыз буш вакытлары булганда интернет челтәрендә утырырга яраталар. Шул ук вакытта интернет террористик һәм экстремистик оешма вәкилләре өчен үзенә күрә бер кармак ролен үти. "В контакте", "Фейсбук", "Твиттер", "Ютуб" челтәрләре бигрәк тә популяр. Алар радикаль идеологияне, экстремистик характердагы текстларны, аудио һәм видео материалларны тиз арада тарату өчен уңай. Билгеле, бу уңайдан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан даими рәвештә интернет челтәрен мониторинглау оештырыла һәм башкарыла. Шуның нәтиҗәсендә 2017 елның 8 ае эчендә тикшерү органнары тарафыннан интернет челтәрен экстремистик һәм террористик характердагы җинаятьләр кылу өчен файдаланган өчен 17 җинаять эше ачылган. Экстремистик материалларны күпләп тараткан һәм нацистик атрибутиканы һәм символиканы пропагандалаган өчен 51 кеше административ җаваплылыкка тартылган.
"Экстремизм"га килгәндә, ул хакимиятне көч белән яулап алу һәм кулда тоту, дәүләтнең конституцион строен көч кулланып үзгәртү, шул ук вакытта шушы максатларда законлы булмаган хәрби формированиеләр оештыру һәм шуларда катнашу белән бәйле эшчәнлекне күздә тота. Экстремизм һәм терроризм - милли, сәяси, икътисади, дини өлкәләрдә дөрес булмаган эшчәнлек һәм карарлар кабул итүнең нәтиҗәсе генә түгел, югары рухи-этик, патриотик тәрбиянең һәм үсешнең түбән дәрәҗәдә булу күрсәткече. Алар белән бәйле проблемалар кайда яшәвенә, фаҗига аның гаиләсенә кагылу-кагылмавына карамастан, бүген һәркемне борчый. Күз яшьләре, югалту ачысы, кайгы- хәсрәт кенә китереп калдырмыйча, безне бу хәлләрнең кайдан килеп чыгуы турында уйланырга мәҗбүр итә. Без моңа каршы торырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев