31 август 2015 яңалыклары
-
"Әтнә таңы" - балалар аракы эчеп агулана
13 һәм 14 яшьлек яшүсмерләрнең гомере чак өзелми кала. Татарстанда агымдагы елның 7 аенда 26 бала алкоголь белән агуланган. Бу узган ел белән чагыштырганда 3 тапкыр арткан дигән сүз. Иң күбе Чаллы балалары зыян күргән. Әлмәттә нибары бер бала шундый аяныч хәлгә тарыган. Балаларыгызга игътибарлырак булыгыз, аларга начар үрнәк күрсәтмәгез.
-
Әтнә мөгаллиме
МӨГАЛЛИМӘ НАИЛӘ Куанычлары да, юанычлары да, кайгы-күңелсезлекләре дә була торгандыр укытучылар гомерендә. Чөнки ул тормыш дип атала. Ә гомер юлы сикәлтәсез, тигез юлдан гына торса икән? Укытучылык эше иң тынгысыз, иң мәшәкатьле хезмәттер ул. Бәхәсләшә алам, бик күп урыннарда эшләүчеләрнең иртәгә башкарасы эше өйгә ияреп кайтмый. Тиешле сәгатеңне, тиешле сменаңны...