Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә мөгаллиме

МӨГАЛЛИМӘ НАИЛӘ Куанычлары да, юанычлары да, кайгы-күңелсезлекләре дә була торгандыр укытучылар гомерендә. Чөнки ул тормыш дип атала. Ә гомер юлы сикәлтәсез, тигез юлдан гына торса икән? Укытучылык эше иң тынгысыз, иң мәшәкатьле хезмәттер ул. Бәхәсләшә алам, бик күп урыннарда эшләүчеләрнең иртәгә башкарасы эше өйгә ияреп кайтмый. Тиешле сәгатеңне, тиешле сменаңны...

МӨГАЛЛИМӘ НАИЛӘ

Куанычлары да, юанычлары да, кайгы-күңелсезлекләре дә була торгандыр укытучылар гомерендә. Чөнки ул тормыш дип атала. Ә гомер юлы сикәлтәсез, тигез юлдан гына торса икән? Укытучылык эше иң тынгысыз, иң мәшәкатьле хезмәттер ул. Бәхәсләшә алам, бик күп урыннарда эшләүчеләрнең иртәгә башкарасы эше өйгә ияреп кайтмый. Тиешле сәгатеңне, тиешле сменаңны эшләп үткәрдеңме, яки төнге каравылыңны тордыңмы, вәссәлам. Ә укытучының алай түгел. Әгәр иртәгә алты сәгать дәресең булса, параллель класслар юк икән, алты план төзергә кирәк. Һәр класска аерым-аерым. Аннан соң ул син дәрес биргән укучыларның мөстәкыйль яки контроль эшләрен карарга, дәфтәрләрдәге язма эшләрне тикшерергә, тиешле билгесен дә куярга кирәк.

Әле тагын класс сәгатенә әзерләнәсе бар, чираттагы педсоветка чыгыш ясау өчен дә әзер булырга кирәк. Ләкин иң авыры башлангыч сыйныф укытучылары өстенә төшә торгандыр. Без хәзер барыбыз да укый, яза беләбез, мактанып әйтсәк, грамотный халык. Әнә шул грамотага безне башлангыч сыйныф укытучылары өйрәтте бит. Хатасыз итеп хат яза яисә матур итеп сөйләшә беләбез икән, без, беренче чиратта, беренче укытучыбызга бурычлы. Бу мәкаләдә сүз Яңа Шашы урта мәктәбенең башлангыч классларында укытучы Наилә Тәлгать кызы Сөләйманова турында бара. Наилә мөгаллимә 1992 елдан алып шушы мәктәптә башлангыч сыйныфларда дәресләр алып бара, чөнки Күәм авылы кызы Кышлау егете Тәлгать Сөләймановка тормышка чыкты. Шул сәбәпле, аңа эш урынын алыштырырга туры килде. Берни эшләр хәл юк, тормышның үз кануннары. Ә яңа коллективта аны бик тиз үз иттеләр, үз араларына алдылар. Наиләнең холкы шундый: ул кешеләр белән бик тиз аралаша, уртак тел таба белә, сүзләр бер-берсенә ялганып китә. Башлангыч сыйныф укытучысының үзенчәлеге шунда: ул беренче булып, үз укучысының күңел дәфтәренә белем орлыклары чәчә. Чәчеп кенә калмый, аның эчке дөньясында яхшылыкны начарлыктан аеру, кешеләргә карата миһербанлык, намуслылык хисләрен тәрбияләргә керешә. Әгәр без тәрбияләгән бала, киләчәктә җәмгыятьтә үз урынын таба ала, ата-анасына мәрхәмәтле, балаларына үрнәк әти-әни булса - бу гаилә тәрбиясе белән беррәттән, укытучының да хезмәт җимеше.

Наилә ханым Күәм авылында Хәлимә һәм Тәлгать Фәттаховлар гаиләсендә туып үсә. Үз авылларында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1987 елда Арча педагогия училищесын тәмамлап, туган авылларында эшли башлый. Ай, ул беренче мәртәбә дәрескә керүләре. Сабыйларның гөнаһсыз күзләре сиңа төбәлгән. Апай авызыннан нинди сүз чыгар? Хәтта алар укытучы апаларын икенче әниләре итеп тоялар. Бөтен серләрен, өйдә нинди яңалык булган мөгаллимә апаларына килеп сөйлиләр. Менә шулай яшь балаларга мәгърифәт өләшә-өләшә 28 ел үтеп тә киткән. Наилә үзе остазлары Йолдыз Сәгыева һәм Хәлимә Зариповага бик рәхмәтле. Башлангыч класс укытучыларының бер үзенчәлеге шунда, аларга укучылар саны күп булса бер класс, аз булса ике класс белән эшләргә туры килә. Һәрбер сыйныф укучыларының өй эшләрен тикшерү, яңа дәресне аңлату, күнегүләр эшләү өчен унбиш минут вакыт кала. Менә шуннан уйлап карагыз инде, укытучыга үз эшенең нинди остасы булырга кирәклеген. Аннан соң башлангыч сыйныфларны я өчьеллык, я дүртьеллык итеп, тәҗрибә үткәреп карадылар, әйтерсең,басуда яңа бәрәңге сорты сыныйлар. Алар бит безнең газиз балаларыбыз, тере нәниләр.

Наилә ханым классына кергәч, аптырап каласың. Нинди генә техник җиһазлар, күрсәтмә әсбаплар юк биредә. Күпчелеге Наилә Тәлгатовнаның үз куллары белән ясалган. Юк, юк һәч тә уйлый күрмәгез, склад икән алайса, дип. Һәрберсенең үз урыны, үз тәртибе бар. Бүгенге дәрескә кирәклеләре кул астында гына, алар кичә үк әзерләп куелганнар.

Яңа Шашы урта мәктәбендә ачык дәресләр, төрле семинарлар бик еш булып тора. Мондый чараларда, гадәттә, иң тәҗрибәле укытучыларның дәресләре карала. Наилә Тәлгатовнаның дәресләренә һәрвакыт югары бәя бирелә. Аның иҗат лабораториясендә инде шактый ачык дәресләренең эшкәртмәләре саклана. Шунда ук класстан тыш үткәрелгән чараларның конспектлары бар. Шунысын да әйтик, Наилә ханым менә 22 ел инде, башлангыч класс укытучыларының куст-методик берләшмәсе җитәкчесе. Мәктәпнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Зөлфия Сәләхова менә нәрсә ди: "Наиләнең дәресләренә керсәң, үзеңне бер сихри дөньяга килеп кергәндәй хис итәсең. Ягымлы тавышы белән генә түгел, һәрбер хәрәкәте, һәр әйткән сүзе белән дә бала күңеленә үтеп керә белә ул. Таләпчәнлек белән яхшы күңеллелек дигән ике матур сыйфат бергә үрелеп бара Наиләд. Һәр баланы үзенекедәйякын күрә, югары сыйныфка күчкәч тә һәрбер укучысының ничек укуы, тәртие белән кызыксынып тора. Күбрәк булсын иде андый укытучылар безнең сафларда".

Тагын шунысын да өстәп әйтү кирәктер. Арча педагогия училищесын тәмамлагач, башлангыч сыйныфлар өчен белемем җитте инде, дип туктап калмый Наилә Тәлгатовна. 1992 елда ул Казан Педагогия институтының педагогия факультетын тәмамлап, югары белем ала.

Берничә ел рәттән "Безнең иң яхшы укытучыбыз" грантына ия бу мөгаллимә Наилә. Киләчәктә дә аның мәгариф өлкәсендәге уңышларын ишетеп сөенергә язсын безгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев