Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Бу кичтә нинди дога кылырга?

БЕР ТӨНДӘ МЕҢ АЙ САВАБЫ

13 май кояш баю белән рамазан шәрифнең 21 нче кичәсе – соңгы ун көне башланды.

Гайшә анабыздан (р.г.) килгән хәдистә пәйгамбәребез с.г.в. шулай диде: “Кадер кичен рамазан аеның соңгы ун көнендә эзләгез (Бохари, Мөслим).

Икенче бер хәдистә ул болай диде: “Кадер кичен Аллаһының ризалыгын һәм савапларын өмет итеп гыйбадәттә уздырган кешенең бөтен элеккеге гөнаһлары гафу ителер (Бохари, Мөслим).

Кадер кичен мөселманнар ел буена көтеп ала, аны гыйбадәттә үткәрүгә насыйп итүне сорап Аллаһуга догалар кыла. Һәм аны кояш баеганнан алып таң атканчыга кадәр гыйбадәттә үткәргән кеше 83 ел 3 ай, ягъни мең ай туктаусыз гыйбадәттә булганның савабына, бөтен гөнаһлары гафу ителүенә ирешә. Мөселманнар рамазанның соңгы ун көнен гыйбадәттә үткәрергә тырыша, Кадер кичен эзли.

Бу кичә тыныч, җилсез, яңгырсыз була. Эссе дә, салкын да булмый. Бу төнне җиргә Җәбраил г.с. белән бергә хисапсыз күп фәрештәләр төшә, бөтен җирдә иминлек, тынычлык, хозур хөкем сөрә. Фәрештәләр гыйбадәт кылучыларны сәламли, аларга дога кыла.

Бу кичәне ничек бәрәкәтле үткәрергә?

Ахшам, ястү, тәравих, тәһәҗҗүд намазларын ихласлык белән укудан тыш төннең бераз өлешен дога кылуга, аннары тәсбих әйтүгә, аннары Коръән укуга бирергә мөмкин. Аеруча саваплы сурәләр – “Фатыйха”, “Ихлас”, “Аятел-көрси”не күп укырга мөмкин. Аларның һәр хәрефенә меңнәрчә саваплар языла.

Нинди дога кылырга?

Сөекле Пәйгамбәребез Гайшә анабызга (р.г.) шундый доганы өйрәтте:

Аллааһүммә иннәкә Гафувун Кәримүн түхиббүль гафуә фәгъфү ганнии.

Әй Аллаһым! Син Гафу итүче, Юмартсың, гафу итүне сөясең, минем бөтен гөнаһларымны гафу ит.

Күп тәүбәләр кылырга, Аллаһтан ике дөнья бәхет-сәгадәтен сорарга, ихласлык, тәкъвалык, илебезгә һәм бөтен галәмгә иминлек, бәрәкәт сорарга.

Чыганак: https://vk.com/salamtlek

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев