Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Эссе көндә әҗер-савап алып калыгыз

Хәзерге вакытта бик эссе һава урнашты, кайбер җирләрдә температура хәтта 40 градустан да артып китте. Мондый көннәр әҗер-савап алуга бик яхшы мөмкинчелек.

Ничек дип сорасагыз, җавап шул: Берәр савытка су тутырып, урамга чыгарып куерга. Сусаудан интеккән эт-мәчеләр, кош-кортлар бу суны эчкәч, сезгә, ин шәә Аллаһ, зур әҗер-савап язылыр. Тик бу эшне кеше мактавы өчен түгел, ә ихластан, бары тик Аллаһ ризалыгы өчен эшләргә кирәк.

Пәйгәмбәребез ﷺ болай дип әйткән: "Бервакыт бер гөнаһлы кеше чүлдән барганда сусап кое эзләп таба. Шунда авырлык белән төшеп төбендә су табып сусавын бастыра. Кире менсә, эчәсе килүдән телен чыгарган һәм дымлы җир ашаган эт басып тора. Моны күргәч, шул кеше үз-үзенә: "Бу эт минем шикелле сусаудан интегә", – дип уйлый да янә төшеп аяк киеменә су тутыра, шуны авызына кабып менә һәм эткэ эчерә. Аллаһ Тәгалә шөкер йөзеннән аның гөнаһларын кичерә".

Сәхабәләр: "Йә, Аллаһның илчесе, безгә җәнлекләр өчен дә әҗер-савап языламыни?" – дип сорадылар. Ул болай җавап бирде: "Әҗер-савап бөтен тереклек өчен тиешле".


Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/din/gna-kyluny-ayanych-ntilre

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев