Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Фитыр сәдакасы һәм догасы

Һәр мөселман фитыр сәдакасы бирергә бурычлы. Аллаһыга шөкер, бүгенге көндә күпләребез әлеге сәдаканы бирерлек мөлкәткә ия. 

Фитыр сәдакасы алгач укыла торган дога? 

“Аллаһүммә тәкәббәл фитратәһү үә сиямәһү үәстәҗибү догаәһү үәгфирзүнүбәһү үә әккид имәнәһә үә әксыйр үмүәләһү үә үәффикһү галә хәйри мәкасыйдаһ.

- Әй, Аллаһы, (бирүченең исеме, әтисенең исеме) фитыр сәдакасен үә рүзәсен кабул кыл, догасын кабул кыл һәм гөнаһларын гафу кыл, үә дәхи аның иманын куәтле кыл, аның малларын арттыр, аны хәерле максатларына ирештер.” 


Фитыр сәдакасы Рамазан-шәриф ае ахырында Ураза гаете намазы укылганчы бирелә. 
Догасын гарәпчә белмәгән кеше үзебезчә кылсак та булыр. 
Ибн Габбас тарафыннан җткерелгән хәдистә әйтелә: “Мөхәммәт (с.г.в.) түләүне ураза тотучыларның үзләре тарафыннан әйтелгән сүзләрдән, дорфалыклардан арындыру һәм шулай ук мохтаҗларны туендыру өчен фитыр зәкәтен фарыз кылган”. 
Изге айда бер-беребезгз карата юмартлык күрсәтик. Рамазан - шәриф ае һәркем өчен дә изгелек ае булса иде. Әмин! 
Әһелулла (Хәйдәр) Галәвиев, 
Кече Әтнә авылы

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев