Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Фәлван өендә Җәбраил фәрештә бер ай кунак булган ...- ул вакытта мин аңа ышанмадым

Без ышана алмаслык могҗизалар турында күп сөйләнелә. Безгә уйдырма кебек тоелса да, алар чын булырга мөмкин. Хат авторы Хәйдәр Галәвиев әнә шул хакта яза.

Күптән түгел, үзебезнең больницада хирург булып эшләүче Ринат Фәлван улы Закирҗанов белән сөйләшеп утырырга туры килде. Сөйләшүебез күбесенчә аның әтисе, мәрхүм Фәлван турында булды.

Мин 2005 елда Кече Әтнә авылында йорт-җир алып, мулла булып эшли башлагач, алар да гаиләләре белән шушы авылга күчеп килделәр. Фәлван мәчеткә җомга намазына йөри башлады. Мин үзем Коръән сурәләрен укыганнан соң  башкаларның да укуларын сорый идем. Беренче мәртәбә үк ул "Йәсиин" сурәсенең өчтән бер өлешен яттан укыды. Киләсе җомгаларда калган ике өлешен укып бетерде. Мин аны игътибар белән тыңлап, укуын яхшы дип билгеләдем. "Мөлек" (Тәбарәк) сурәсен дә хатасыз укый иде ул. 

Ул мәчеттәгеләргә күп кенә кызыклы хәлләр турында сөйләде. Алар элек Үзбәкстанның Андижан шәһәрендә яшәгәннәр.  Шул вакытта алар өендә Җәбраил фәрештә  бер ай кунак булган. Шул кунак булган вакытта аңа фәрештә җәннәт һәм тәмугны күрсәтеп, андагы бөтен булган хәлләр белән таныштырган. Күптән түгел генә бер гәҗиттә үлеп терелгән ягъни мәрткә киткән  бер ханымның нәрсәләр күрүе турында язылган мәкаләсе басылып чыкты.  Аның язуы белән мәрхүм Фәлванның сөйләвендә аерма юк дип әйтерлек. Мин ул вакытта мәрхүмнең сөйләгәннәренә бик ышанып та бетмәгән идем. 

Фәлванның вафатыннан соң, өчесен үткәргәннән соң,улы Ринат миңа тагын кызыклы гаҗәп нәрсәләр турында  сөйләде. Мин Коръән укыганда аның алдында әтисе аңа карап елмаеп торган. Коръән укылып, догалар кылынгач , күз алдыннан югалган. Мондай хәлне минем элек тә бер ишеткәнем булды. Үзбәкстанның Фергана шәһәрендә бер мәрхүмнең өчесен үткәргәндә мин Коръән укыганда улы, кызы, хәләл җефете әтиләренең карап торганын күргәннәр. 

2016 елда каберстан чистартканда күршем Тәлгатьнең өстенә агач төшеп вафат булды. Аның да өч оныгы бабаларының тәрәзә аркылы карап торганын күргәннәр. Тагын бер мисал: 2004 елда туган авылым Яңа Җөлбидә Разия исемле әби үлде. Килене Мәрхүмә Миңлегөл Әби көн саен кайтып, бик озак, үзе исән вакытта йоклаган караватында утыра, мин куркам, нәрсә эшләргә икән", дип миңа мөрәҗәгать итте. Әбинең каберендә һәм өйләрендә озак кына Коръән сурәләре укып, әҗер-савапларын әбинең рухына ирештерүне Аллаһы Тәгаләдән сораганнан соң өйләрендә тынычлык урнашты.

Мондый очракларда куркырга кирәк түгел. Алар кемгә булса да зыян кылырлык хәлдә түгел. Алар бары исәннәрдән дога өмет итә. Коръән укып, дога кылып, мәрхүмнәрнең рухларын шатландыру безнең ата-аналар алдында, балалык, карендәшләребез алдында туганлык бурычыбыз. 

Хәйдәр Галәвиев,Кече Әтнә авылы.

Фото редакция архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев