Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Кече Әтнә авылында яшәүчеләр гошер сәдакасы җыйды

Бу көннәрдә авылларда гошер сәдакасы җыйнала.

Кече Әтнә авылында яшәүчеләр гошер сәдакасына 2 тонна бәрәңге җыйдылар. Моннан тыш  кабак, кишер, чөгендер кебек яшелчәләр дә байтак җыйналды. 

- Менә шушы җыйналган уңышны  гошер сәдакасы итеп, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенә илтеп тапшырдым. Директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин авыл халкына бик зур рәхмәтен тапшырып, сәламәтлек теләде.Киләсе елларга да уңышларыгыз мул булсын,дип әйтергә кушты, - дип хәбәр итте Кече Әтнә авылы мулласы Әнәс Насретдинов.

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев