Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Мөфтият Татарстанда Гошер көне игълан итә

Гошер – сәдаканың махсус төре, мөселман кешесе җыеп алган уңышының уннан берен мохтаҗларга бирә.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте бу атнаның шимбәсендә – 2018 елның 29 сентябрендә – Татарстан Республикасында Гошер көне игълан итә. Шулай итеп, барлык мөхтәсибәтләрдә гошер сәдакасы җыю оештырылачак һәм халыкның мохтаҗ катламы азык-төлек белән тәэмин ителәчәк. Гошер сәдакасы республика районнарындагы  үзәк мәчетләрдә кабул ителәчәк.

Гошер – сәдаканың махсус төре, мөселман кешесе җыеп алган уңышының уннан берен мохтаҗларга бирә. Гошер сәдакасы түләүнең мәҗбүри булуы “Сыер” сүрәсенең 267 нче аятендә күрсәтелә: “Ий мөэминнәр! Кәсеп итеп тапкан малларыгыздан һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган уңышлардан яхшысын Аллаһы күрсәткән урыннарга бирегез!..” Гошер сәдакасының мәҗбүрилеге шуның белән нигезләнә ки, һәрбер уңышның хакыйкый сәбәбе булып Аллаһының рәхмәте тора, ул уңай табигый факторларда чагылыш таба. Әлеге рәхмәткә ирешү һәм киләчәк уңышка өмет баглау өчен, Аның ихтыярына буйсынып, Кәлам шәрифтә әйтелгәнчә, гошер (уннан берен) бирергә тиеш. Шунысы күркәм, революциягә кадәр татар-мөселманнарда гошер сәдакасын җыю гадәти күренеш булган, ә совет чорында гошер бәйрәмнәрен уңыш бәйрәмнәре алыштырган. Хәзер әлеге хәйрия җыелмалары республика мөселманнары тормышына кайта башлады. Мөселманнар актив рәвештә мәчеткә җиләк-җимеш һәм яшелчәләр китерәләр: бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер, суган, алма, слива, шулай ук кышка әзерләнгән кайнатмалар кабул ителә.

Беренчеләрдән булып гошер сәдакасын Татарстанда Югары Ослан һәм Бөгелмә мөхтәсибәтләрендә җыйдылар. Мисал өчен, Югары Осланда җыелган гошернең бер өлешен Югары Осландагы картлар һәм инвалидлар йортына алып килделәр. Картлар һәм инвалидлар йорты директоры Тәнзилә Васильева сүзләренә караганда, хәзерге вакытта картлар йортлары бәрәңге, кишер, суган кебек яшелчәләргә мохтаҗлык кичерәләр, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзартенең матбугат хезмәте.

Чыганак:http://www.vatantat.ru/index.php?pn=4401

Әлеге сәдака безнең Әтнә үзәк мәчете тарафыннан да җыела. "Без бу сәдаканы тапшырып бетерә яздык", - диде Наил хәзрәт.

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев