Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Президент биш урады Казан урамнарын

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 15 июльдә Казанның берничә урынына барып, андагы хәлләрне карап-танышып йөрде. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 16 июльдә онлайн рәвештә оештырылган брифингта әлеге сәфәр эчтәлеге белән таныштырды.

“Локомотив” пляжы

- Президент иң башта халыкта популяр булган “Локомотив” пляжын карады. Әлеге пляж Иделгә чыга, шәһәргә бик якын. Соңгы вакытта суга батып үлүчеләр күбәйде. Рөстәм Нургалиевич “Локомотив” пляж территориясен үстерү, җиһазландыру зарурлыгын искәртте. Бу пляжга килү юллары ватылып беткән, шунлыктан, Президент юлны да төзекләндерергә кушты, - диде Лилия Галимова. Президент, суга батып үлүләрне чикләү максатында, иминлекне тәэмин итү чараларына игътибарны көчәйтергә чакырган.

Әҗем мәчете

Фәткуллин урамындагы Әҗем мәчете архитектурасы буенча Казанның иң матур гыйбадәтханәләренең берсе. Аны “Хан мәчете” дип тә атап булыр иде, мөгаен. Казан ханы Мөхәммәд Әминнең икенче исеме - кушаматы Әҗем булган. Ихтимал, хан нәселеннән сакланып калган сәүдәгәр Әҗемовлар 1851 елда башта агач мәчет, ә инде 1886 елда таштан мәшһүр гыйбадәтханә төзеткән.  Бу мәчет бинасына 2016 елдан төзекләндерү бара. Президент эшләрнең барышын карады. Хәзер биредә яктырткычлар урнаштыру гамәлгә ашырыла.

Җизниләр театрга китте...

Галиәскар Камалның “Беренче спектакль” әсәрендәге Биби сүзләрен үзгәртебрәк әйтсәк, театрны өлкәннәр генә түгел, ә балалар һәм яшьләр дә ярата. Президент Рөстәм Миңнеханов “Яшь тамашачы театры” бинасына үткәрелә торган төзекләндерү эшләре белән танышты.

- Президент бина эчендәге һәр квадрат метрның акча эшләргә тиешлеген, кече сәхнә дә булдырырга кирәклеген искәртте, - диде Лилия Галимова. 

“Кольцо” хикмәтләре

Президент “Челышев йорты” бинасындагы төзекләндерү эшләрен караганнан соң, шәһәр үзәгендәге “Кольцо” сәүдә үзәгенә килә. Лилия Галимова сөйләгәнчә, әлеге сәүдә үзәге бинасы архитектурасын камилләштерү максатында, узган ел конкурс үткәрелде. Ләкин, тәкъдим ителгән проектлар тәнкыйть утына дучар булган. “Кольцо” түбәсендә кафе ясау, автопаркингны зурайту ниятләнелә. Бина шәһәр үзәгендә урнашкан, шунлыктан, казанлыларның һәм туристларның күзенә ташланып тора. Президент сәүдә үзәге бинасына реконструкция үткәрү проект-сызымнарын ахырына җиткерегә һәм соңыннан үзенә күрсәтергә кушты,-диде Лилия Галимова. Татарстан Президенты шулай ук ГИДУВ бинасындагы ремонт эшләре белән дә танышкан.

Һәм башкалар...

Лилия Галимова телефоннан җибәрелгән сорауларга җавап бирде. Мәсәлән, сентябрь аенда “Үлемсез полк” акциясе үткәрү турында тәгаен карар кабул ителмәгән әле. Корбан бәйрәменә корбан чалуларда Татарстан мөселманнары Диния нәзәрате, шулай ук Роспотребнадзор таләпләре катгый сакланырга тиеш. Төркиягә авиарейслар ачылу хәбәрләренә килгәндә, Лилия Галимова:”Бу федераль үзәк вәкаләтендәге эш. Күрсәтмә булса, Татарстан аэропортлары очышларга әзер”, - диде.

Соңгы вакытта республикада көн саен 32-33 кеше коронавирус эләктерә. Лилия Галимова биналар һәм җәмәгать транспорты эчендә, шулай ук халык күп тупланган урыннарда битлек белән перчатка кияргә кирәклеген әйтте, сәламәтлекне кайгыртырга чакырды.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99yas%D3%99t/prezident-bish-urady-kazan-uramnaryn

фото: http://dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев