Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Пәйгамбәребез сатып алганда сатулашудан тыйган.

Быел Корбан бәйрәме 21 августка туры килә.

Корбанлыкның бәясе - ул шундый әйбер, Пәйгамбәребез с.г.в. корбанлыкны сатып алганда сатулашудан тыйган. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): "Иң яхшы корбан будыр: кыйммәт бәяле һәм иң симезе", - дигән. (Хәдис Әхмәд Хәкимнән китерелә.

Корбанны кем чалдырырга тиеш дигән сорауга җавап биреп, дин әһелләре: "Пәйгамбәребез с.г.в. һәм Раббыбыз Сөбханәкә Тәгалә әмер итеп биргән: әгәр дә кем нисабка җитә, ягъни кемгә зәкәт бирү фарыз – шушы кешеләргә дә корбан чалу ваҗиб (ул фарызга якын булган, эшләмәсә – гөнаһ) була. Әгәр дә ул шушы байлыкка җиткәч тә, корбанны чалмый икән, ул гөнаһлы. Әгәр дә шушы нисабка җитмичә, корбанны чалыйм әле, дип ниятли икән һәм акчаларын табып, сарыкларын һәм башка малларын сатып ала һәм чала икән, аңарга икеләтә савабы булачак", - ди.

Гомумән, без нисабның нәрсә икәнлеген аңларга тиешбез. Нисаб – ул матди бер күләм. Ашау, яшәү, башка чыгымнарга тотылгач, кешеләрнең акчасы калырга тиеш. Запас дип әйтикме, башка нәрсәме, мендәр астындамы ул, банкта ятамы – ул шушы акча. Ягъни нисабка барып җитте. Нисаб ике төрле: аны алтын белән һәм көмеш белән санарга була. Әгәр без нисабны көмеш белән санасак, ул безнең акча белән 20 мең сум тәшкил итә. Ягъни кемнең запас буларак шушы 20 мең сум акчасы бар икән, ул корбанны чалырга тиеш була.

"Раббыбыз Сөбханәкә Тәгалә, безгә әмер итеп: “Әгәр дә ки, сезнең мөмкинлекләрегез бар икән, корбаннарны чалыгыз дип, безгә әмер бирә. Ягъни без Раббыбыз Аллага ышанабыз, аны яратабыз икән, без шушы әмерләрне үтәргә тиешбез. Пәйгамбәребез с.г.в. хәдис шәрифләрендә шушы корбанны чалганда иң мөһиме – Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен чалыгыз, ди. Чалганда башка ниятләр белән – ит булсын иде, гаиләмне ашатыйм әле дип, чалмагыз, ди. Һәм Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен чалсагыз, шушы һәрбер ит кисәге, һәрбер йоны, һәрбер канның тамчысы сезгә истигфәр, мәгъфирәт булып, Аллаһы Тәгалә сезнең хата-гөнаһларыгызны гафу итәчәк, ди. Ягъни без гаилә исеменнән чалабыз икән, Аллаһы Сөбханәкә Тәгалә бөтен гаиләне гафу итәчәк, Алла боерса. Әгәр берәр әрвахка багышлап чалабыз икән, шушында Аллаһы Сөбханәкә Тәгалә шушы әрвахны гафу итеп, иншаллаһ, аларга җәннәтләрен бирер дигән өметтә калабыз", - ди "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Быел Корбан бәйрәме 21 августка туры килә. Бу көн турында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләм: “Дөреслектә, бу көнебезне намаз уку белән башларбыз, аннан кайтып корбаннарыбызны чалырбыз. Шулай эшләгән бәндә сөннәтебезне үтәгән булыр”, - дип әйткән.

Римма Гатина.

tatar-islam.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев