Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

«Рафисә апада укыйсым килә...” - редакциягә хат килде

Сез сораган сорауга җавап бирәбез.

Күәм мәчетендә дин укулары барганлыгын, Рафисә апаның дәрес биргәнен ишетеп беләм. Быел да барамы икән ул укулар, башка авылларда яшәүчеләрне аламы икән Рафисә апа? Коръән укырга өйрәнәсем бик килә. Газета аша җавап бирмәссезме икән? Минем кебекләр бәлки тагын бардыр. Исән-сау эшләгез.” Лилия, Олы Әтнә авылы

Лилия! Сезнең сорауга җавап бирер өчен, хаҗиянең үзе белән элемтәгә кердек.

- Теләгән һәркем килә ала Күәм мәчетенә. 24 октябрь, пәнҗешәмбе көнне, 18.00 сәгатьтә мәчеттә дин укулары башлана. Уку - атнага бер мәртәбә. Яшь чикләнмәгән. Лилия дә килә ала... - дип җавап бирде Рафисә абыстай.

Күәм мәчете фотосын Ленар хәзрәт Ганиевтан, Рафиса апа фотосын редакция архивыннан алдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев