Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Йортка дога кылыгыз

Өйдә утырганда, еш кына ни эшләргә белмичә аптырап йөрүчеләр була. Аптырамагыз, туган йортыгызга, нигезегезгә бәрәкәт, иминлек, саулык-сәламәтлек сорап шушы доганы кылыгыз.

ЙОРТКА, НИГЕЗГӘ ДОГА КЫЛЫП ТЕЛӘК ТЕЛӘҮ

Аллааһүммә раббәнәә әңзилнәә мүңзәләм мүбәәракә үә әңтә хайруль мүңзилиинә раббәнәә әәтинә фиддүньйәә хәсәнәтә үә фил әәхыйрати хәсәнәтә үә кы-йнәә гәзәәбә ннәәр.

Әй, рәхимле, шәфкатьле Раббым, җирләр дә, күкләр дә Синең әмереңә буйсына! Бөтен сөенечләр һәм хәсрәтләр Синең кулыңда! Әй, Раббым, теләгән бәндәләреңә һәм теләгән җирләргә Син бәрәкәтләр иңдерәсең! Теләсәң, ул бәрәкәтләрне ала да аласың. Әй, Раббым, шушы нигезләргә бәрәкәтеңне, рәхмәтеңне, нурыңны һәм сакчы фәрештәләреңне иңдер. Шушы нигездә яшәүче бәндәләреңнең тәннәренә — сихәт, җаннарына — тынычлык, калебләренә хидәят нурын иңдер һәм араларына өлфәт мәхәббәтләр насыйп ит. Әй, Хафиз булган Аллаһ, аларның нигезләрен һәм үзләрен күзләр күрә алган һәм күрә алмаган бөтен начарлыклардан сакла! Бигрәк тә ут бәлаләреннән, су басулардан, җил-давыллардан, каракларның начар эшләреннән сакла! Шушы нигезләрендә сөенеп, шатланып, киң ризыклар белән ризыкланып озын гомерләр яшәүләрен насыйп ит.
#догалыйорт #иман #ислам #вәгазь #нәсыйхәт

Чыганак: https://vk.com/doga_islam

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев