Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Истә калырлык никахлар августта теркәләчәк

Кагыйдә буларак, матур даталарда өйләнешергә теләүчеләр гадәттәге көннәргә караганда күбрәк.

Казанлылар үзләренең никахларын матур датада - 20.08.20 - терки алачак. Моның өчен РФ дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирергә яки ГХАТ идарәсе бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Шәһәр халкы сорауларын түбәндәге телефоннар буенча бирә ала: +7(843)590-11-53, дип хәбәр иттеләр ГХАТ идарәсендә.

Кагыйдә буларак, матур даталарда өйләнешергә теләүчеләр гадәттәге көннәргә караганда күбрәк. Шулай итеп, 20.06.20 Казан ЗАГС бүлекләрендә 36 пар өйләнешкән, ә Гашыйклар көнендә 48 яшь пар үз никахларын теркәгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда 15-нче июльдән республиканың ГХАТ бүлекләрендә чикләүләр буенча йомшартулар кертелде. 40 кв.м мәйданлы биналарда кимендә 10 кеше булырга мөмкин. Әгәр дә бинаның мәйданы 40 кв.метрдан артык булса, һәр катнашучыга кимендә 4 кв.м туры килергә тиеш.

Моннан тыш, кичәге көннән башлап кафе һәм рестораннарда җәйге верандаларда һәм террасаларда ачык һавада банкетлы хезмәт күрсәтү рөхсәт ителә. Кунакларның рөхсәт ителгән саны 4 кв. метрга 1 кеше исәбеннән (хезмәткәрләрне дә кертеп) билгеләнә. Банкетка килүчеләрнең гомуми саны 50 кешедән артмаска тиеш.

Чыганак: https://www.kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/v-avguste-kazantsy-smogut-zaregistrirovat-brak-v-krasivuyu-datu-20-08-20/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев