Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат чишмәсе

Мин татар! - Гөлүсә Батталова

Шагыйрә-якташыбыз яңа шигъри күчтәнәч.

Мин - татар! дигәнгә көлделәр:
"Соңардың - санаулы көннәрең!"
Горурлык - ул кимлек икән бит -
Нигә соң элегрәк белмәдем?!

Ул - татар! дип башны чөйгәндә,
"Коллыкка ишарә!" диделәр.
"Оныт син үзеңне - бабаңнар
Борынгы далада үлделәр!"

Без - татар! дип мәйдан урадык,
Мыскыллы елмаю озатты.
Җиде-ят тимәде, үз кешең
Йөрәккә турылап төз атты.

Көлсеннәр! Изсеннәр! Барыбер -
Без тере! Без исән! Әле дә!
Мин - татар! - бу синең паролең -
Төшермәс үлеләр хәленә!

Кем тыяр? Ул - татар! дигәндә
Күңелең ашкынса биеккә?
Кемгәдер төрмә дә килешер,
Тик безнең хөррият - иректә!

Без - татар! Кемгәдер - илбасар,
Кемгәдер - кыямәт өрәге.
Бигайбә! Йөрәкләр типкәндә
Какшамас милләтнең үзәге!

Мин - татар! Син - татар! Без - татар!
Ашыкма сызарга исәптән.
Нәкъ вакыт - ияргә менәргә
Кодрәтне уятып йөрәктән!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев