Казанда инвалид балалары булган гаиләләр бер тапкыр 10 мең сум акча алачак
Хәбәрләр

Казанда инвалид балалары булган гаиләләр бер тапкыр 10 мең сум акча алачак

Казанда гаиләләрнең аерым категорияләренә 10 мең сум күләмендә бер тапкыр акчалата ярдәм күрсәтеләчәк. Казан Башкарма комитетының шул хактагы карары коррупциягә каршы экспертиза уза

Акчалата ярдәм Казанда даими теркәлү урыны булган гаиләләргә бер тапкыр бирелә. Аны ике һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган инвалид бала үстерүче гаиләләр; ике ата-ана да I яки II төркем инвалид булып, балигъ булмаган балалар үстерүче гаиләләр; балигъ булмаган балалары булган I яки II төркем ялгыз инвалид ата-аналар; бер яки аннан да күбрәк балигъ булмаган инвалид бала үстерүче ялгыз ата-аналар алачак.

Гаризалар һәм документлар 2026 елның 10 декабренә кадәр кабул ителә, – дип хәбәр итә Татар-информ.

 


Нет комментариев