Август шәүләсе
Иҗат

Август шәүләсе

Яңа шигырь


Алмалы чәемдә - августның шәүләсе,
Соңарган җылыңны кәгазьгә күчерәм...
Сине дә, мине дә җәйләрдә аерган
Давыллы җилләрне кичерәм... Кичерәм...

Ничәнче мәртәбә төшенәм югыйсә:
Августның кояшы - рәшәгә ымсыну!
Тынгысыз җаныма ничекләр аңлатыйм:
Коткарса коткарыр - тәкъдиргә буйсыну...

Буйсыну бер уйга - дөньялар аерым,
Аерым сулыйсы һава да... Күкләр дә...
Алмалы августта юаныч - аҗаган -
Тавышсыз әрнүләр... инде соң күкрәргә...

...Ышанып көтәргә өр-яңа янулар,
Кемнәндер - табыну, кемнеңдер тәүбәсен...
Алмалы чәемдә - августның шәүләсе -
Бәхеткә ишарә! Кичерәм... һәммәсен...
15.08.2019
Гөлүсә Батталова

#шигырь #гөлүсәбатталова #август #минемҗәй

Фидаил Кадимов фотосы 


Нет комментариев