Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Бәхет

3 нче бүлек

-Килдеңме? Мин сине кичә килерсең дип уйлаган идем. Озак уйладың, дускай, – дип елмаеп каршы алды дусты Мария. Хания дәшми генә алкаларны өстәл өстенә куйды. Үзе шикләнеп кенә тәрәзә янына барып басты. Аннан урамны күзәтә башлады. Мария аңа көлемсерәп:
-Ник шуның кадәр куркасың син, Фаечка. Без бит кеше үтерергә җыенмыйбыз.Үзең әйттең бит бөтен бәхетсезлегем шулар аркасында, - дип. Хания дәшмәде. Мария үз эшенә кереште. Авыз эченнән ниндидер сәер сүзләр кабатлады. Хания ул якка таба борылып карарга да курыкты.
-Булды, дускай. Бүләгең әзер, - дигән тавыш ишеткәч кенә Хания айнып киткәндәй булды. Алып килгән акчасын өстәл өстенә куйды, алкаларны алды һәм ул китәргә җыенды. Шулчак Мария аңа:
-Кирәк вакытта кил, куркып торма. Кулымнан килгән кадәр булышырмын, - диде.
Хания каршы җавап биреп тормады. Дәшми генә өенә кайтып китте. Үзенең гөнаһ эш эшләгәнен эчке күңеле белән ул аңлый иде. Ләкин йөрәгенә кереп урнашкан көнләшү хисе вакыты-вакыты белән аны чыгырыннан чыгара иде.
Яллардан соң ул бүләкләрне алып Халисәләргә барды. Кызлары кайтып киткән иде. Хания килгәндә Халисә оныклар белән мәш килеп коймак пешерә иде. Ханияне күрүгә ул:
-Бик әйбәт, үзең килеп җиттең. Алайса, балаларны сине чакырырга җибәрермен дип уйлап кына тора идем. Алар бергәләшеп өстәл артына чәй эчәргә утырдылар. Балалар берсеннән-берсе уздырып сөйли-сөйли чәй эчтеләр. Хания дөньясын онытып аларга карап утырды. Шулчак Халисәнең иң кече оныгы 5 яшьлек Әлинә Хания янына килеп:
-Сумкаңда нәрсә бар, апа? Безгә бүләкләр алып килдеңме әллә? - диде. Хания куркып калды. Ул нәрсә әйтергә дә белмәде. Аның каушап калганын күргәч, Халисә:
-И, кызым, бигрәк тиктормас та инде син. Бер нәрсәне дә күздән ычкындырмыйсың. Каян әтисенә шуның кадәр охшаган, - дип уңайсызланып кына оныгын үзенең янына чакырып китерде.
Хания сумкадан бүләкләрне алып балаларга бирде.
-Апаларыгыз, алып кайткан иде. Сезгә бүләкләр, Үзегез сайлап алыгыз, - диде. Балалар мәш килеп бүләкләрне бүлешә башладылар.
Хания озак тормады кайтырга җыена башлады. Халисәнең үгетләвенә дә карамастан, ул өенә китте. Халисәгә Ханиянең үз-үзен тотышы бер дә ошамады. Харис кайткач, ул аңа да бу турыда сөйләде. Чөнки яктан караганда Ханиянең үз-үзен тотышы бик сәер иде. Авырыймы икән әллә дип уйлап куйды.

Шушы вакыйгалардан соң Хания бөтенләй өйдән чыкмый башлады. Ул үз эченә бикләнде.
Ике атнадан оныкларны алырга дип Халисәләргә балалары кайтты. Әниләре кайткан көнне кечкенә Әлинә бик күңелсезләнде. Башта бала әниләрен сагынган шуңа күрә үзен шулай тота дип уйладылар. Ләкин төнлә бала куркынып елап уянды. Әниләре баланы берничек тә юата алмадылар. Ул нәрсәдәндер бик нык курыккан кебек иде. Бала куркып бик каты елады. Әти-әнисен дә әбисен дә ишетмәде дә күрмәде дә. Бала таң алдыннан гына йоклап китте. Бала сау-сәламәт иде. Йоклап торганда Әлинә үзен яхшы хис итә иде.
Иртән балалар китәргә җыендылар. Кеше күрмәгәндә генә Әлинә әбисенә серен чиште.
-Әби мин бүген бик куркыныч төш күрдем. Сөйләргә дә куркам. Ләкин минем кемгәдер сөйлисем килә. Әнигә сөйләсәм ул куркачак. Төшемдә миңа бик күп бөҗәкләр һөҗүм итте. Үзләре зур, үзләре куркыныч. Араларында минем алкаларыма ошаган үрмәкүчләр дә бар иде. Мин качам, алар мине куа. Ярый әле син мине эзләп таптың да, алардан коткардың. Алайса мин берүзем нишләгән булыр идем ?- диде.
-И, балакай, – дип Халисә кечкенә оныгын кочып алды, оныгы аның кочагына ук сеңеп утырды.
-Бернидән дә курыкма балам. Мин һәрчак синең яныңда булырмын. Мин өйрәткән догаң исеңдәме? Курыккан вакытта һәрвакыт шуны укы, – диде ул.
-Исемдә әбием. Бүтән курыкмам, син өйрәткән доганы укырмын, – диде Әлинә.
Бу хәлләр онытылды. Балалар киттеләр. Тормыш әкрен генә үз юлы белән бара торды. Август ахыры якынлашып килә иде. Уку елы башланырга тора. Шуңа күрә Халисә белән Харис та балаларын көтми иделәр. Ләкин беркөнне иртән аларның капка төбенә машина кайтып туктады. Машина тавышы ишеткәч, карт белән карчык бер-берләренә карашып куйдылар. Алар урамга чыкканчы кызлары ике баласын тотып өйгә килеп керде. -Сөбханаллаһ! Менә кемнәр кайткан икән безгә, – дип Халисә аларны кочып алды. Ләкин кызы Рәмзия күңелсез иде.
Ана кеше кызының карашыннан ук аңлады. Нәрсәдер булган. Кияү кайтмаган иде. Бергәләп утырып чәй эчтеләр һәм балалар бабалары белән урамга чыгып киттеләр. Өйдә кеше калмагач, Рәмзия әнисенә барысын да сөйләп бирде.
-Әни, башта сезгә белгертеп тормадым. Бар да үтәр дидем. Ләкин тормышыбыз көннән-көн авырая бара. Мин бик арыдым. Башка түземлегем калмады. Раяз бик нык үзгәрде. Әллә ниләр сөйли. Минем аның белән торасым килми, – дип елап җибәрде.
Авылдан киткәч, кечкенә Әлинәнең хәле яхшырмаган булып чыкты. Ул төннәрен бик еш елап уяна булып чыкты. Табибларга да алып барып караганнар. Бернинди дә зыян юк. Тынычландыра торган дарулар һәм витаминнар эчәргә кушканнар. Моңа өстәп Раяз да үзгәреп киткән.
-Әлинә бер дә миңа охшамаган. Безнең нәселдә бар да сау сәламәт. Ул минем кызым түгел, ә улым Ринат кына минеке. Мин сиңа ышанмыйм, – дия башлаган.

Айшанур

1 бүлек http://atnya-rt.ru/news/iat/baxet , 2 бүлек http://atnya-rt.ru/news/iat/baxet-1675257098 дәвамы бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев