Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Бәхет

Икенче бүлек

Вакыт су кебек акты. Ханиянең дә балалары бер-бер артлы өлгереп өйләреннән чыгып китә бардылар. Ләкин кызганычка каршы олы улыннан башка берсе дә гаилә корырга гына ашыкмады. Кызлары утызны узып китте, берсенең дә гаиләсе юк иде. Кече улы берничә тапкыр өйләнеп карады. Ләкин беркүпме торгач аерылышты. Ике очракта да аны хатыны ташлап китте. Балаларының гаиләләре булмавы Ханиянең гел борчып торды.
Олы кызы Казанга китеп урнашты. Уртанчысы район үзәгендә эшли иде. Кече кызы мәктәпне тәмамлауга укырга керәм дип апасы янына Казанга китте. Бу туксанынчы еллар иде. Бик чибәр, үткен кызның укып торасы килмәде. Шушы болганчык елларда ул үзенә җиңел генә акча эшли торган эш тапты. Утызга җиткәнче ул шушы эшен ташламады. Әнисе кияүгә китү турында сүз башлач, ул аңа:
-Әни миңа ир кирәк түгел. Мин үзем генә дә бик шәп яшим. Артымда биш балам юк. Үзең нигәдер биш балаң була торып та әти белән торасың килмәде, – диде. Ханиягә сөйләргә сүз калдырмады. Ханиянең балалары өчен чынлап торып йөрәге әрни иде.
-Онык сөя алмыйча да үлеп китәм бит инде , – дип кызларына һәрчак әйтә килде
-Әни, абыйның кызы - бер оныгың бар бит инде. Бер онык җитмәгәнме сиңа, – дия иде кызлары.
Бу вакытта Хәлимнең энесенең балалары бар да тормышлы иде инде. Ял саен аларга төялешеп балалар, оныклар кайталар. Капка төпләре шау-гөр килеп тора. Килендәшенең бәхетле картлыгын күреп ул бик нык көнләшә иде. Чөнки карт көнендә ул берүзе утырып калды. Картаеп беткәч Сәлим дә басылды. Тыйнак картка әйләнде. Хәзер инде аңа Хания кирәкми. Хатыны белән мәш килеп бакчада эшлиләр. Оныклары җәй буена аларга кайтып торалар иде. Ханиягә генә кайтучы сирәк. Чөнки балалар эштә, оныклар юк. Ялга чыккач, кызлары җылы якка барып ял итеп кайту ягын карый. Олы улының кызы еракта яшәгәнгә күрә бик сирәк кайта иде шул.
Харисларның бәхетле тормышына ул һәрчак кызыгып яшәде. Аларның өч кызлары оныклар белән кайтып киткәч, Ханиянең бик нык ачуы чыга иде. Ни өчен аның балаларына гына тиңнәр табылмаган, ни өчен аның балаларының гына бәхете юк? Югыйсә, ул бит бөтен гомерен аларны бәхетле итү өчен багышлады. Әллә инде үзе дөрес яшәмәгән, дөрес тәрбияләмәгән...
Яшь чакта бит ул бәхетне бөтенләй башкача күз алдына китерә иде. Олыгайгач кеше өчен бәхет бөтенләй башкада икәнен соңлап булса да аңлый башлады Хания. Ләкин кеше тормышыннан көнләшү хисе аңарда көннән-көн арта барды. Ничек тә Харисның бәхетен җимерәсе килде.

Беркөнне Хания күрше чуваш авылында яшәүче элеккеге дусты Мария янына барды. Аның белән озак кына сөйләшеп утырдылар. Үзенең бәхетсез булуын, иренең аны биш баласы белән калдырып ташлап чыгып китүен, бер баласының да бәхете булмавын сөйләде. Мария тыныч кына тыңлап торды да, дустын кызганып куйды.
-Харислар белән араларыгыз яхшымы, аларга кереп йөрисеңме,– диде.
Соңгы вакытта Харислар белән аның аралары яхшырган иде. Коръән ашларыннан аны бер вакытта да калдырмадылар. Хания дә үз өенә кайткан кебек түргә үк менеп утыра иде. Харисных хатыны Халисә беркатлы иде. Ул Ханиягә һәрчак ачык йөз күрсәтте. Берүзе боегып тормасын инде дип гел үзләренә чакыра иде. Балаларының да аралашуын теләде. Чөнки якын туганнар бит. Ләкин Хания моның кадерен белмәде. Аның эче тулы көнчелек иде.
Икенче килгәндә Мария Харис кызларына бүләк алып килергә кушты.
-Бар да син теләгәнчә булачак, - диде. Хания саубуллашып өенә кайтып китте. Җәйге ялларга Казандагы кызлары кайтты. Хания янында бер атна торып киттеләр. Ул бик шатланды. Бар ачулары да, көнчелеге дә юкка чыкты. Алар киткәч кенә Хания боегып калды. Тагын үз дөньясына чумды. Бертуктамый кызлары турында уйлап йөрде. Яшьләре дә аз түгел, кияүгә китү турында да уйламыйлар бит. Үзе аларга ничек тә ярдәм итә алмады. Алар аның сүзен тыңламадылар да.
Кече кызы балалар ярата иде. Бу кайтуында да Харис оныкларына дип бик күп бүләкләр алып кайткан. Үзе тапшыра алмады. Бу ялларга алар кайтмаган иделәр. Бүләкләрне ул әнисенә калдырып китте. Бу бүләкләр Ханиянең күңелен бик кытыклап торды. Берничә тапкыр Мариягә барырга җыенды. Ләкин кыюлыгы җитмәде. Кибеткә барып кайтырга булды. Кибеттә ул Харис хатыны Халисәне очратты.
-Бүген балалар кайталар, оныкларны калдырып китәргә тиешләр. Яллардан соң кил, берүзең өйдә утырма, –диде.
Ханиянең көнчелеге арта барды. Тагын җәй буе Харислар оныклар белән мәш киләчәкләр. Аның кызлары бер атна тордылар да киттеләр. Ә олы улы быел көзен генә кайтабыз диде. Өйгә кайтуга Хания кызы калдырып киткән бүләкләрне карарга кереште. Зәңгәр кашлы матур алкаларга күзе төште аның. Яшүсмер кызларга бу әлбәттә бик ошарга тиеш иде. Шушы алкаларны алды, калган бүләкләрне кире урынына куйды да, тиз генә җыенып чыгып та китте.

Айшанур.

1 бүлек http://atnya-rt.ru/news/iat/baxet

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев