Татарстанда яшен, боз һәм көчле җил көтелә
Һава торышы

Татарстанда яшен, боз һәм көчле җил көтелә

20 августта көндез Татарстанда урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил, шулай ук яшен көтелә. Боз явуы да ихтимал.

Һава торышы начар булу сәбәпле, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астында качмаска киңәш итә.

«Урамнар һәм юлларда сак булыгыз. Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны – 112», – диелә хәбәрдә.

Татар-информ


Нет комментариев