Күңгәр мәктәбендә агросыйныфлар ачылды
Мәгариф

Күңгәр мәктәбендә агросыйныфлар ачылды

Биредә күрсәтмә дәрес тә уздырдылар.

Күңгәр урта мәктәбендә физика, математика һәм химия, биология кабинетлары нигезендә агросыйныфлар ачылды. Рәсми ачылышта районыбыз башлыгы Рөстәм Хисамиев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Таһир Баязитов, күмәк хуҗалык җитәкчеләре, мәктәп директоры һәм укытучылар коллективы катнашты.
Биредә күрсәтмә дәрес тә уздырдылар. Шунысы куанычлы, яңартылган-агартылган сыйныфта укытучы да, укучылар да өр-яңа заман җиһазлары кулландылар.


Нет комментариев