ГТО -  сәламәтлек һәм актив яшәү рәвешен пропагандалауда мөһим адым
Мәгариф

ГТО - сәламәтлек һәм актив яшәү рәвешен пропагандалауда мөһим адым

«Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе» укучыларын бүләкләделәр.

Мәктәптә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының аерым билгеләре белән бүләкләү тантанасы узды.

Укучылар физик әзерлек, максатчанлык һәм чын спорт рухы күрсәттеләр. Бу бәйрәм мәктәп тормышында мөһим вакыйга булды. Һәр укучы үз көченә ышаныч һәм спортта яңа биеклекләргә омтылыш алды.

Әлеге билгеләр — тырышлык һәм регуляр күнегүләр нәтиҗәсе. Алар балаларга дәресләрдә генә түгел, ә тормышта да ярдәм итәчәкләренә ышанабыз.


Нет комментариев