Үткән төндә Россиядә дошманның 384 пилотсыз очкычы юк ителгән
Хәбәрләр

Үткән төндә Россиядә дошманның 384 пилотсыз очкычы юк ителгән

Үткән төндә һава һөҗүменнән саклану системасы Россия төбәкләрендә дошманның 384 пилотсыз очкычын юк иткән. Бу хакта Россия Саклану министрлыгы хәбәр итә.

«Үткән төндә, 7 сентябрьдә 20.00 сәгатьтән 8 сентябрьдә 8.00 сәгатькә кадәр, Белгород, Брянск, Воронеж, Волгоград, Калуга, Курск, Липецк, Тамбов, Орел, Ростов, Саратов, Смоленск өлкәләрендә, Мәскәү төбәгендә, Краснодар краенда, Кырым Республикасы территорияләре өстендә һәм Кара диңгез акваториясендә Украинаның самолет тибындагы 384 пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелде», – диелә хәбәрдә

Татар-информ


Нет комментариев