Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 12 сентябрьдән башлана
Хәбәрләр

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 12 сентябрьдән башлана

Азык-төлек бәяләре күпме булачак?

Ярминкәләр югары социаль әһәмияткә ия һәм «Азык-төлек иминлегенең технологик тәэмин ителеше» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында республика авыл хуҗалыгы продукциясен сатуның иң кирәкле форматларыннан берсе булып тора.

Республика халкына һәм кунакларына кош ите, йомырка, сыер ите, дуңгыз ите, бәрәңге, яшелчәләр, сөт һәм сөт ризыклары, шикәр комы, он, кондитер эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк.

Продукцияне сату-алу бәяләре ваклап сату бәяләреннән 10-30 процент түбәнрәк булыр дип көтелә. Бәяләрнең түбәнрәк булуы җитештерүчеләргә түләүсез сәүдә урыннары бирү һәм ягулык-майлау материаллары бәясен каплау белән аңлатыла.

Мәсәлән, шикәр комының 1 килограммы 55 сум; бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә — 30 сум; суган — 40 сум; сатудагы сөт — 50 сум; он — 27,5 сум; кош ите — 200 сум; 1 нче категорияле йомырканың 10 данәсе — 95 сум; сайлап алынган йомырка — 100 сум; сөякле сыер ите — 650 сум; атланмайның (72,5 процентлы) 1 килограммы 750 сум булачак. Ярминкәләр 27 декабрьгә кадәр оештырылачак. Барлыгы 16 ярминкә үткәрү каралган.

Шәһри Казан


Нет комментариев