Хәбәрләр

Аю, туристлар палаткасына кереп, 29 яшьлек хатын-кызны урманга сөйрәп алып киткән

Алтайда бер аю туристлар палаткасына һөҗүм иткән. Бу хәл Артыбаш авылында булган.

Ерткыч 29 яшьлек хатын-кызны урманга сөйрәп алып киткән, дип хәбәр итә “ТАСС”.

“Туристлар базасында палаткада ял итәргә туктаганнар. Шулчак аю килеп, бер хатын-кызны палаткадан өстерәп чыгарган да урманга сөйрәп киткән. Бичараның аяк-кулларын ашап, гәүдәсен җиргә күмгән. Хатын-кыз һәлак булган. Биредә яшәүчеләр аны коткарырга маташканнар. Тик, кызганычка, ярдәм итә алмаганнар: ерткыч аларга ташланган”, – дип сөйләп үткән агентлыкка әңгәмәдәше.

 Ватаным Татарстан


Нет комментариев