Мәскәү янындагы складта янгын чыккан
Хәбәрләр

Мәскәү янындагы складта янгын чыккан

Мәскәү өлкәсендә склад янган, ут 1,8 мең квадрат метр мәйданга таралган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Мәскәү өлкәсендә складта янгын сүндерәләр. Әлеге бинаны пластик продукция саклау өчен кулланалар. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын мәйданы 1800 квадрат метр тәшкил итә», – дип сөйләделәр ведомствода.

Хәзерге вакытта янгын локальләштерелгән, аны сүндерү белән 59 кеше һәм 22 берәмлек техника шөгыльләнә.

Татар-информ


Нет комментариев