Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Бәхиллек сорыйм үзеңнән...

Укыгыз, чираттагы шигырь.

Гафу сорыйм

Минсез көннәреңнән гафу сорыйм
Һәм бәхиллек сорыйм үзеңнән.
Югалтасын күптән югалтканмын,
Синсезлеккә ничек түзелгән?..

Гафу сорыйм - Күкләр тетрәнерлек
Җан авазың үттем ишетми.
Бер галәмне үксез ике итеп,
Гамьсез генә яптым ишекне.

Ә дөньямда мәхшәр купкан иде!
Ничек йөрәк җиңсен акылны!
Кит дидем дә (үз сүзләрем дошман)
Җан илереп, сине чакырды.

...Берни дә юк хәзер бу дөньяда
Хисләр булган диеп әйтерлек.
Аптырама, әгәр үзем килсәм,
Кыямәттә сорап бәхиллек...
19.10.2018
Гөлүсә Батталова

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев