Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Бу дөньялар шулкадәрле тар

Яңа шигырь

Бу дөньялар шулкадәрле тармыни соң???
Әллә күңел кырларыбыз чикләнгәнме? 
Ничек алып ыргытырга күңелләрнең 
" Имана"сын билгеләгән читәннәрне?

Нигә тәвә кошы кебек башлар комда? 
(Шәрә артны күрми мескен маңгай күзе.)
Җан капкасын дөбердәтеп шакып карый 
Якыннарның араларны ялгар сүзе... 

Колакларны мүк басканмы, йөрәкнеме? 
Күккә бакты күзкәйләрем җавап эзләп:
-Кая таба тәгәрибез дөнья белән, 
Күчәрләрне сындырырдай тайгак эздән???- 
.....
Рүзия Камаева,

 14.08.18

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев