Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Чебеннән фил ясый - ясый сөйлибез дә, сөйлибез...

Бу безнең иң авырткан җир

Без нигә шундый икән:
Шатлык уртаклашмыйбыз.
Хезмәттәшең макталуны
Нигәдер яратмыйбыз.
Ә үзеңне мактасалар,
Менә борын югары.
Түбәнлек бу дияр идем,
Моннан түбәне бармы?
Кеше эшләгән эштән,
Нигәдер көнләшәбез. 
"Кәгазьгә ул язып була",-
Диеп тә сөйләшәбез.
Без нигә соң, макталганны
Гел читкә этәрәбез.
Ә үзебез эшләмибез,
Сөйлибез, сөйләнәбез.
Эшләгән кеше эшеннән
Һаман гаеп табабыз.
Мең гайбәтле сүзләр белән
Никтер яла ягабыз.
Бер эшкә тотынабыз да,
Торып тора калганы.
Ә күпләрнең безнең кебек
Ял иткәне соң бармы?
Бер эшне икенчесенә
Һич тә бәйли белмибез.
Чебеннән фил ясый - ясый
Сөйлибездә сөйлибез.
Бармакка бармак та сукмый
Үткән көннәр бихисап.
Кеше эшен тикшермичә,
Уйларга кирәк ныклап!!!
28.11.19

Гөлүсә Галимҗанова, 

Күшәр авылы

Г.Мөхәмәдҗанова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев