Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Эх, яшисе иде дөньясында...

Шигырьләремдә кеше язмышларын, үземнең уй-кичерешләремне чагылдырырга тырышам. Масаюны, кешеләрне түбәнсетеп карауны өнәмим. Күп шигырьләрем шул хакта.

Эх, яшисе иде дөньясында
Үкенмичә генә бернигә...
Тормыш юлын
дөрес үтәр өчен
Кире килеп булмый бу җиргә...
Кире килеп була алмагандай
Китеп булмый...
вакыт җитмичә.
Бүгенгенең кадерен
белер өчен
Яши белдек микән без... кичә...???
Хаталарсыз,
үпкә, ялганнарсыз...
Куанышып аткан һәр таңга...
Юк дисеңме җирдә бәхетлеләр?!
Бәхетсезләр күбрәк булганга?!.
Без яшәргә инде өйрәнгәндә
Соң була да куя вакытлар.
Бүгенгенең тәмен тояр өчен
Кичәгедән калган вакыт бар!!!

Кеше йөрәге таш түгел
Анда бар да сыяла...
Күтәралмас сүз ишетсә
Сыкрый-сыкрый сызлана.
Башкаендагы уйлардан
Кысылып куя ала...
Төзәлде генә дигәндә
Кузгала ала яра.
Тирә юньдәгене уйлап
Борчыла... ямансулый...
И... бу йөрәк дигәннәре
Һич тә тынычлап тормый.
Бар да яхшы булганда да
Гел сакта тора әле...
Бигрәк тынгысыз икән лә
Бу кешенең йөрәге.

Кеше булсын, дия-дия
Үстерәсең баланы...
Бала гына уйланмый шул
Якын итә... даланы...
Төн йокысы йокламыйча
Тирбәтәсең бишеген
Үсеп җиткәч онытыла
Зур булган инде, имеш.
Көтәсен тәпи киткәнен
Әйтүен тәүге сүзен
Истәлеккә дип йөрәккә
Саласың һәр мизгелен.
Кеше булсын!!! дия-дия
Күз карасыдай саклап,
Үсәләр шул... буй җитәләр
Җил-давыллардан саклап.
Теләгем шул... үскәчтен дә
Онытмасыннар иде
Алар өчен төн йокламас
Әти белән Әнине!!!
Гөлфия Шиһапова, Олы Әтнә авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев