Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Иңрәдем. Тилмердем. Илердем...

Яңа иҗат ителгән шигырь

Соңладым... Соңладым... Соңладым... 
Җанымда соңгы кыл чыңлады.
Китү тиз. Әйләнеп кайтканчы 
Бер гомер аралык югалды. 

-Булмады! Булмады! Булмады!.. -
Чигәне мең чүкеч кыйнады. 
Көйдергеч үкенеч яшене 
Йөрәкне чырага турады. 

Кайнады... Кайнады... Кайнады
Әйталмый калганнар вулканы. 
Югалдык. Югалттык. Соң кайттык. 
Язмышның коры шул "талканы"... 

Уйландым. Тыңладым. Тын калдым.
Ялгызлык дөньямны чорнады.

Күңелдә син барга яшәлгән 
Сизмичә үткәнен елларның. 

Иңрәдем. Тилмердем. Илердем.
Кайтару юк үткән гомерне. 
Яшьлегем кабере өстенә 
Күңелем таҗларын иңдердем.
Рүзия Камаева,

13.05.19

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев