Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Котырып ала, бер тынып кала...

Укыгыз, Рүзиянең яңа язган шигыре.

Февраль бураны дөнья урады, 
Кар белән күмде урам, юлларны. 
Җилбәгәй ачып изү, җиңнәрен 
Җил- җил узды ул болгап кулларын. 
Кояшлы буран- алдавыч буран, 
Һавалар якты, җирдән себерә. 
Котырып ала, бер тынып кала, 
Талларны талкый, ятып үкерә. 
Әллә сизәме яз якынлыгын, 
Дулар көннәре аз калганлыгын, 
Ятып аунап та, елап- дулап та 
Мәңгегә калып булмаганлыгын? 
Нишләмәк кирәк? Бар да үтә шул. 
Китмәскә килми җиргә берни дә. 
Ел фасыллары, кеше гомередәй 
Үз җае белән уза да китә. 
Рүзия Камаева,

 18.02.19

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев