Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

"Кыяр-кыймас кына аяк басам..."

Укып карагыз әле, табадан төшкән шигырь.

Сугыш җиле
Кыяр-кыймас кына аяк басам
Идел шәhәренең уренә,
Кургандагы кызның кылычында,
Зур дәхшәтнең чыңы куренә!

Ипләп атлыйм биеклеккә таба,
Барган саен куңел шомлана,
Кузгә сарылган кук ачы төтен,
Ирексездән кузләр дымлана!

Шушы җирдә бабайларның каны,
Диварларда соңгы язулары,
Ут яңгыры тоташ яуган мәлдә,
Соңгы тапкыр яуга барулары!

Сугыш афәтенең корыч җиле,
Талкып каһәрләгән бу җирне,
Аркылыга-буйга таптап йөргән,
Дага таккан фашист итеге!

Дога укыйм ошбу биеклектә,
Битләремнән убә җылы җил,
Кургандагы гүзәл дәшә кебек,
"Дошман кермәс, йокла,  туган ил!

Марсель Шарапов,

19.08.18.
 

Фотода - автор, үз альбомыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев