Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Кыйнар микән кайткач тагын...

Шигырьнең авторы- Кышлау авылы кызы, хәзерге вакытта Казанда тора

Мин сокланам Сина, 
Татар хатын-кызы! 
Көчлелегең куреп сокланам! 
Горурлыгың синең, көчлелегең, 
Гомер буйларына сакланган! 


Куркытмаган сине җил -давыллар, 
Куркытмаган сугыш афәте! 
Бугазыннан ачлык тотканда да, 
Син нык булдын, Аллаһ рәхмәте! 

Теләсә дә сине дошманнарың
Алларында башын игәнне! 
Бирешмәдең. Тешен кысып туздең, 
Ишетмәдең "Ела!" дигәнне. 

Кара елан кебек хәйләкәрләр, 
Белер өчен синең сереңне, 
Янәшәңдә Һәрчак бөтерелде,
Тик ачмадың йөрәк туреңне. 

Сынаулардан көчең калмаганда, 
Яклау көттең газиз иреңнән! 
Ә ул, мәлгунь, хәтта кайтмый калган, 
Кичәгедән эчкән җиреннән! 

Куз дә йоммый таңга кадәр көттең, 
Чу, кузеңдә яшьләр тугелме?! 
Кыйнар микән кайткач тагын, диеп, 
Шул бер сорау борчый кунелне?! 

Хыянәт дигән ачы сагыш та бит, 
Сине хәтта урап узмады. 
Яралардан йөрәк сыкраганда, 
Алга таба атлап булырмы!? 

Өй тутырып бала- чагаң йөри, 
Һәркайсына кирэк ашарга. 
Кием-салым кирәк барчасына, 
Барысын да каян алырга? 

Һәркайсын да кирәк укытырга, 
Барсын килә кеше итәсе. 
Абынмыйча, егылмыйча гына, 
Тормыш юлын ничек утэсе?! 

Мин сокланам Сиңа, 
Татар хатын-кызы! 
Көчлелегең куреп сокланам! 
Ничек кенә язмыш сынаса да, 
Син нык торган, тезен чукмәгән! 

Горурлыгың, көчлелегең синең, 
Гасыр буйларына таралган. 
Каен кызларыдай нечкә билең, 
Матурлыкка тиннәр булмаган!!! 

Ләйсән Гадеева(Шәйхетдинова)

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев