Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

"Миндәге кыргыйлык " - Гөлүсә Батталова

Гөлүсәнең яңа шигыре

Сәердер, килешәм - миндәге кыргыйлык -
Кояштан изрәгән язлардан ятсынам.
Исләрдән, төсләрдән баш җуйган дөньяда
Тып-тыныч бәхетнең өлеше аз сыман...

Ятсынам: үз-үзен әүлия санаган
Адәмнәр ялганын тәүбәгә охшатмый...
Җылыга тилмергән көнемдә салыйммы
Җаныма бөркәнгән борынгы бушлатны?

Тап-таман кыргыйлык мәҗүси йөрәккә!
(Язлардан ятсыну ваз кичү түгел лә!)
Шулай да күптәннән бер дәрвиш яши күк
Үзенә бикләнеп бәгырьнең түрендә.

Сәердер, килешәм - яшәвем, рәвешем,
Бәйрәмнән бәйрәмгә миндәге моңсулык.
Кешеләр җаныннан югалган җылыны
Табалмый йөдимен язлардан ятсынып.
15.05.2019
Гөлүсә Батталова
#шигырь
#гөлүсәбатталова

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев