Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Синсез синең белән

Шагыйрь Вазыйх абый Фатыйховның шигырьләрен яратып укыйм. Аның шигырьләре табигый, халыкчан яңгырашлы, беркадәр моң-сагыш өретелгән. Ул Балык Бистәсе районы егете.

Бер ел узды менә синсез генә,
Тик бер көнем синсез узмады.
Таңнарымда синең белән тордым,
Синең белән чыктым юлларым.

Һәр гамәлем кылдым киңәшеңдә,
Догаларың һаман ишетәм.
-Ни хәл улым, хәлең ничек?,- диеп,
Килеп керерсең күк ишектән.

Әле кичә генә тыңлаган күк,
Син кичергән, күргән, белгәнне.
Таҗларыннан сусау яшьләр җыям,
Ишек алды тулы үләннең.

Җыелмаган балан икенче кат,
Шау чәчәккә инде төрелгән.
Бакчаларны барлыйм, күренмисең-
Җаның азат дөнья йөгеннән.

Сукмаклардан эзлим синең эзне,
Үлән баскан ызан юлларын.
Сизә күңел, күрше- күлән күрә,
Тимәгәнен синең кулларың.

Кайтасыңдыр, кайтмый тормыйсыңдыр,
Бик тынгысыз иде йөрәгең.
Борчыласың бугай, ешламыйсың диеп,
Аңлыйм, тоям синең теләгең.

Әнкәй, әни, тагын ничек дәшим,
Килә ишетәсем җавабың.
Күзләремне йомып сине барлыйм,
Ераклыгын тоям араның.

Күрешүләр юктыр инде кабат,
Теләсә дә күңел мең кабат.
Була хыялларга канат куеп,
Тик булмый шул җанны алдалап.

Якынаям сиңа догаларда,
Тәрбияңә башым игәндә.
Үзем түзәм, йөрәк менә елый ,
Кабереңә синең килгәндә.

Әни, әнкәй. Тыныч йокла берүк-
Синең юлдан без дә узачак.
Ни хәл итмәк кирәк, һәрбер гомер,
Язмыш җилләреннән тузачак,
Булган, була, шулай булачак.

Вазыйх Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев