Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Тиң түгел... (хикәя2)

2 өзек

Язилә иртүк классын җыештырырга китте. Алдан юып чыгарды, аннан идәннәрне буяды. Башына ис тиде ахры, хәле китте. Көчкә өйгә кайтып җитеп, урынга ауды...

·        Язилә турында Әнсар да уйлады. Күңеленә керде кыз. Участковый да үҗәтлек җитә, ни дисәң дә җинаятьчеләр белән көрәшә бит. Ә мондый, кызны кулга төшерәсе әллә ни авыр булмас. Иренмә, Әнсар, иренмә! Шундый чибәр кызга өйләнеп куйсаң, башкалар тел шартлатырлар.

Иртәгә беренче сентябрь. Уку башланган көн белән котлаган бул. Бер букет чәчәк ал. Кыз күңеле шуннан була бит. Клубка да төшмәдең, бәлки ул барадыр. Диванда хыялланып ятып кына булмый бит...

Беренче сентябрьгә китте Язилә. Беренче эш көне. Директор соңрак китә диделәр. Укучыларны Белем көне белән завуч котлады. Завуч дигәннәре, кияүгә китмәгән карт кыз, бик явыз диләр. Күренеп тора, иреннәре нәзек кенә.

Директорны сорагач:
-Сиңа урынбасар гына җитмиме? - диде бастырып җавап бирде.

Яшьрәк укытучы Лилия Язиләне юатты:
-Борчылма, безнең белән дә шулай ул, - диде.

Класс белән танышты. Җиде кыз, биш ир бала. Укытучы апа, дип кенә торалар. Гади инде бу авыл баласы.

Мәктәптә эше беткәч авыру кыз янына китаплар илтергә китте Язилә.

Ярлы гына искереп каралган капка. Эченә керсә, махсус агач урындыкта кыз утырып тора. Күзләре шундый моңлы баланың, йөзендә нуры юк.

-Исәнме Ләйлә, мин синең татар теле укытучысы Язилә апаң булам. Китаплар китердем. Әниең кайда? - дип сорады укытучы.

-Күршеләрдә, - диде тотлыгып кыз. Кыз яткан урынга карады Язилә. Кроваты юынмаган агачтан эшләнгән. Җәймә юа-юа чак кына тишелеп чыкмаган. Люстра юк, керосин лампасы яктысы кебек кенә лампочка яңа... Кыскасы, әйтеп бетермәслек ярлылык.

Шунда әнисе килеп керде. Ачык иде хатын.

-Ләйлә янына килгәләп йөрегез инде. Алайса мин кибеттә эшлим. Көне буе берүзе, - диде хатын.

-Сезгә кем дә булса булышамы соң? - диде кыз.

- Пенсия ала Ләйлә, мин зарплата. Шулар даруга, азык-төлеккә китеп бара. Авыр инде. Кая булса да барырга булса, күрше Гөлфизә апа улын Илшатны чакырам. Күңеле изге, баш тартканы юк, - диде Ләйләнең әнисе.

Тагын бераз сөйләшеп утыргач, кайтырга чыкты Язилә. "Без бераз гына кулланган әйберләрне дә гаражга чыгарып куябыз. Ә кемнәрдер өчен ул кул җитә алмаслык әйберләр" - дип уйлап куйды.

Ишек төбенә килеп җитсә, куркып китте. Әнсар басып тора. Кулында чәчәк букеты.

-Белем көне белән укытучы! - диде елмаеп. Тагын да сөйләшәсе килде иде егетнең, Язиләнең кәефе булмады. Гафу үтенеп кереп китте. Участковый аның матур, төз аякларына ымсынып карап калды. "Минеке буласың, үземнеке итмичә туктамыйм. Минеке булгач барыбер кияүгә чыгачаксың" - диде Әнсар.
Кем уйлаган "минеке буласың" дигән аның пычрак хыялы киләчәктә чынга ашар диеп...

Атна ахырында әти-әнисе янына, кайтты Язилә. Авылдагы, хәлләрне сөйләде.

-Тәмам авыл кызы булгансың кызым, - диде әнисе аркасыннан сөеп.

-Әти гаражга чыгарып куйган йорт кирәк-яракларын авылга алып китәрбез әле, яме? - диде кыз. Атасы берсүзсез ризалашты.

Ә кич Рәфиле янына чыкты Язилә. Сагындырылган егет кочагы, аерылышмый озак басып тордылар. Тагын бер ел артык түзәсе аннары мин кире шәһәргә кайтам да өйләнешәбез, -диде Язилә. Егет елмаеп башын какты.

Иртәсен төяделәр дә авылга киттеләр. Ләйлә әнисе белән чәй эчеп утыралар иде. Язиләнең әтисе кулланган урындык, люстра, тагын әллә нәрсәләр ташыды. Әй шатланды ана белән кыз. Өй эче тулып китте. Язилә үзе дә шатланды.

Дүшәмбедән өлкән классларны колхоз кырына чөгендер кисәргә чыгардылар. Үз классы кечкенә булганга, Язиләне башка укытучыларга алмашка җибәрделәр. Менә бүген дә аның чираты. Чөгендерне рәсемнән күргән Язилә пычак белән ничек кисәсен өйрәнде. Самавыр хәтле чөгендерләрне кагатка ташлыйсы авыр иде. Өч класс зур кагатлар кисеп куеп трактор төяп киткәнне көттеләр. Кемнекен беренче төйи, шул өйгә кайтып китә.

Ниһаять трактор килде. Кабинадан Илшат төште...

Бик нык туңды Язилә. Нәзберек куллар мондый эшкә ияләшмәгән. Ачуыннан кычкырып елыйсы килде. Иңбашларын, беләкләрен уды, алар сулкыл-сулкыл килеп сызлыйлар иде.
Яндагы ике кагатны кискән укытучылар Илшат янына ялынып: "Безнекен алып кит, инде" - диделәр.

Ә егетнең клубта аңардан көлгән кызны ялындырасы килде.
-Нәрсә хәлләрегез? Эшләр барамы? - диде төксе генә.

-Илшат, шушы чөгендерне алып китә алмассызмы? Балалар да туңды, мин дә..., - диде.
-Бик туңдыгызмы? - диде егет.
-Әйе, - диде салмак кына кыз.
-Алып китәм. Тик бер шарт белән бүген клубка чыксагыз, - диде егет.

-Юк, мин бер чыктым, җитте. Башка кирәкми, - диде кыз.

-Алайса, чөгендер алып кайтырга машина көтәсез инде, - дип китәргә борылды.
-Юк китмәгез, ардым, туйдым мин. Ярар чыгармын, - диде әкрен генә кыз. Илшат елмаеп җибәрде.
-Алайса сезнекен алып китәм, - диде егет җылы сүзгә шатланган сабый кебек.
Озакламый кагат төялде. Язилә ниһаять өйгә кайтып китә алды...

Эш көне беткәч, Илшат та өенә кайтты. Кош тоткан кебек иде ул. Язиләнең "Ярар, чыгармын" дигән сүзләре канат куйды.

-Улым, бик шат күренәсең, берәр шатлыгың бармы? Алсу белән өйләнешергә сүз куештыгызмы әллә? - дип сөенде ана.
-Юк, әни болай гына, - диде егет.
Алсу шундый зур шатлык китерә аламыни? Егетне әнә шул шомырт күзле кыз гына бәхетле итә ала. Аның бер җылы сүзе җитә, егет әллә нәрсәләр эшләргә дә әзер. Кыз тәкәббер, иркә анысы, тик егет йөрәгендә туган мәхәббәт аны үзгәртер. Гаиләдә бердәнбер яраткан кыз булганга, шәһәрдә рәхәт тормышта яшәгәнгә ул гаепле түгел бит, дип аклады сөйгәнен Илшат.
Клубка чыгар вакытны тизрәк җиткерәсе килеп, бераз урамга йөрергә чыкты. Бакча артын әйләнде.
Алмагач ботагына бер кош кунган. Үзенчә сайрый. "Кызык, сентябрь аенда кошлар калдылармыни?" - дип гаҗәпләнде Илшат.

Ә сәер кош сайрады...Егет өчен йөрәге өзелде аның. Теле булса: "Кирәкми ул кыз сиңа, Алсуыңа өйлән дә бәхетле булып яшә. Шәһәр кызы сиңа гомерлек, төзәлеп бетмәслек яра салачак. Аның белән бәхет күрмисең, янма, утка ташланган күбәләк булма!" - дип кисәтер иде...

Егет клубка чыгарга әзерләнде...

Ә Язилә клубка чыгарга уйламады да. Чөгендердән кайткач, юынды. Бөтен тәне кыйнап ташлаганнар кебек. Кулларны күтәреп булмый.
Кичкә таба Гөлнур да кереп җитте.
-Уф, аллага шөкер, почтаны таратып бетердем. Синең нәрсә хәлләр, үлем түшәгендә яткан кебек ятасың, - диде күрше кызы.

Язилә бүгенге хәлләрне сөйләп бирде.
-Алайса, әйдә киен, клубка чыгабыз, - диде Гөлнур.
-Мин бит аңа бүген үк клубка чыгам, димәдем. Бер чыгармын әле, - диде укытучы кыз.

-Алай ярамый, дөрес эшләмисең. Ул бит сине көтәчәк. Алсу кызларга, Илшат соңгы вакытта үзгәрде, дип сөйләгән. Син ошыйсың, аңа бик ошыйсың. Әйбәт егет, килмәгән җире юк. Их минем артта шундый егет йөрсә икән? - диде Гөлнур.

-Ике елымны эшлим дә кире шәһәргә китәм. Рәфил белән өйләнешәбез. Менә шул мине кызыксындыра. Монда ниндидер тракторист егетнең ошатуы кирәкми. Ул аның проблемасы, - диде Язилә...

Вакытыннан алдарак та клубка килде егет. Клуб ишегеннән күзен алмады. Шомырт күзле укытучыны тилмереп көтте. Тик ул күренмәде...
Алсуга да борылып карамады егет. Аның күңеле кайтудан киң күкрәге авыртканчы япан кырга чыгып кычкырасы килде. Авыр хисләр белән өйгә кайтып караватына ауды...

·        Көн артыннан көн узды. Язиләне укучылары бик яраттылар. Күрсәләр ерактан ук чабып каршы алалар. Бу арада Яңа елга спектакль әзерлиләр әле. Аннан бер атна продленка, диде завуч. Ә аңардан соң ниһаять кыз шәһәренә каникулга кайтып китәчәк.
Бүгенге классташлары куйган спектакльгә Ләйлә дә килсен иде. Жәлли һәм ярата ул кызны. Сеңлесе кебек. Өйләренә керсә, укучысы тагын берүзе утырып тора.

-Ләйлә, бүген без мәктәптә спектакль куябыз. Киләсеңме? - диде Язилә.

Кызның күзләре яктырып китте. Спектакльгә беркемнең дә чакырганы юк иде әле.

-Барам, Язилә апа, барам, - диде.
-Сине алып барырга транспорт кирәк бит әле, - диде укытучы.

-Күрше Илшат абыйга кереп чыгыгыз әле. Без больницага аның белән барабыз, - дип аңлатты кыз.

Язилә ризалашты. Тик Илшат абыең тыңлармы икән? Вәгъдә биргәч, клубка чыкмаган бит әле. Ярар ни булса да шул була, дип кыз әкрен генә капка ачты. Ишегалдында әнисе Гөлфизә апа йөри иде.

-Исәнмесез Илшат өйдә юкмы икән? - дип сорады кыз.

-Тиздән кайтып җитәргә тиеш. Сез кем соң? - дип сорады хатын.
-Мин укытучы Язилә булам. Йомышым бар иде Илшатка.

-Эштән кайтып җитмәгән әле, - диде хатын.

- Ярар икенче күрермен әле, - дип чыгып та китте кыз...

Бераздан өйгә Илшат кайтты.
-Ашыйсым килә әни, - диде кайтып керүгә.

-Улым монда укытучы кыз Язилә кергән иде. Сиңа йомышым бар ди, - дип әйтеп бетерергә дә өлгермәде улы ут кебек чыгып чапты.
-Башта ашап ал инде, - дип әнисенең кычкырганын да ишетмәде. "Менә күңеле кемдә икән газиз улының" - дип уйлап куйды ана.

Ә Илшат йөгерде. Авылның чистартылмаган карлы сукмакларыннан егыла-егыла йөгерде. Шомырт күзле матуры чакырган бит! Нәрсә кушса, шуны эшләр. Ул аны эзләп кергән! Нинди бәхетле көн бүген! Күкрәгенә сулышы сыймыйча Әсма апаларга килеп керде.
-Пожар бармы әллә? Ник болай ашыктың? - диде Әсма апа.

-Язилә кая соң? Мине чакырган булган, - диде егет.

-Мәктәптә ул, кайтмаган әле. Иртәгә спектакль куябыз, ди. Шуңа әзерләнәләр, - диде хатын.

Илшат тагын чыгып чапты.
Мәктәпкә дә җил тизлеге белән барып җиткәндер. Ул арада балалар кайтыр юлга чыкканнар иде. Димәк репетиция беткән. Ахылдап чабып кергәндә класста Язилә үзе генә иде. Пәлтәсен кия, ул да кайтырга әзерләнгән.

-Син безгә кергән булгансың Язилә. Мин эштән кайтып җитмәгән идем. Нинди йомышың бар? - диде кызның күзләренә карап.
-Иртәгә Ләйләне спектакльгә алып бармассыңмы икән дигән идем. Жәллим мин ул кызны. Идән астындагы үсемлек кебек гел өйдә, монда классташлары белән аралашып кайтыр иде, - диде Язилә.
-Әлбәттә алып киләм. Ә сез миңа бер свидание бурычлы. Хәтерлисезме, чөгендер алып кайткан өчен, - диде егет.
-Башкаларныкын да алып кайткансың бит. Минем шәхси кырымның чөгендере түгел. Башкалардан бернәрсә сорамыйсың бит, - диде турсаеп кыз.
-Башкалар бит синең кебек чибәр түгел, аларда шомырт кебек кара күзләр дә юк, - диде егет елмаеп.
-Ярар мин кайтам, - диде сүзне икенчегә борып кыз.
-Мин сине озатам, - диде егет...

Язилә янында бәхетле Илшат атлады. Аның белән урамнан кайтасы да рәхәт бит. Егет авылдагы яшьләр турында сөйләде...
Кышкы көннең кыскалыгы, көн караңгылана да башлады. Капка төбенә җиткәч, Язилә кар астыннан чыгып торган такта башына чак кына тәкенмәде. Илшат тотып калды, кочагына кысты. Менә шулай гомердә дә тәкендәрмәс тә, егылтмас та иде ул. Әллә нинди кышлар килсә дә саклар һәм җылытыр иде. Хәтта салкын кар бертеген дә төшертмәс иде, анысы да матур йөзне туңдырырга мөмкин.
Түзә алмады егет, кызның иреннәреннән үбә башлады. Дөньяда иң кадерлесе, иң газизе кебек үпте. Их, шушы иреннәрне гомер буе үбәргә Ходай язса, әллә ниләргә дә риза булыр иде бит ул.
Алсу һәм башка кызлар иреннәре генә түгел, монысына йөрәк тә кушылып ярсый. Җибәрәсе килми, бик килми...
Шунда Язилә этеп җибәрде.

-Бераз йомшаклык күрсәтсәң сиңа. Минем шәһәрдә егетем бар. Монда ике ел эшлим дә, кире шәһәргә кайтып аңа кияүгә чыгам. Мин аны яратам, - диде кыз.

-Аның каравы мин сине көчле яратам... бик яратам. Миндәге мәхәббәт икебезгә дә җитә. Артыгы белән. Син нәрсә әйтсәң шуны эшлим. Тик янында булырга гына рөхсәт бир. Син миңа сулар һава кебек кирәк. Бүген менә бәхеттән исердем башым буталды. Синең шомырт күзләреңне күрсәм бетәм, үзеңнән дә бит шомырт исе килә, - диде егет кызның битләреннән муеннарыннан үбеп.

Язилә янәдән этеп җибәрде.

-Әни дә шомырт чәчәк аткан вакытта тудың, ди. Нинди генә шомырт соң ул? Сез авыл егетләре шулай кызларга ябышып мәхәббәт аңлатасызмыни? Сәер, - диде кыз.

- Ә синең егетең ничек аңлата? - диде иренен чәйнәп Илшат.

-Ул культурно аңлата. Синең кебек сагыз кебек сыланмый инде, - диде кыз егеттән читләшеп.

-Егетең турында сөйләмә әле.
Мин сине болай да көнләшәм. Беркөнне участковый машинасында кайткансың. Кеше түгел ул, аның эчендә ерткыч урнашкан. Әнсар өчен изге нәрсә юк, саклан, - диде Илшат.

-Ярар киттем. Иртәгә Ләйләне алып кил инде яме, - диде дә кыз капкадан кереп китте. Егет шатлыгыннан көрсенеп куйды, шомырт күзен кочаклады, үпте бит бүген. Бөтен тәненнән кайнар тир бәреп чыккандай хис итте. Йомшак ак карны, учлап алып, битләрен муеннарын уды.

Иртәгә мәктәпкә спектакльдә аны тагын күрәчәк...

Кияүгә китәргә җыенган кыз кебек иртәдән бирле әзерләнде Илшат. Кара каеш кебек кулларын кат-кат юды, киемнәрен җентекләп үтүкләде. Теге юлы киемең, кулларың чиста түгел, дип гаеп иткән иде бит шомырт күз. Улының шулкадәр ярарга тырышуын күзәтте дә Гөлфизә сөйләшергә булды.

-Кичә синең янга Алсу кергән иде. Илнур белән чыгып киттеләр дип алдадым. Улым кызыкма, син аңа. Шәһәр кызы рәхәттә, иркәдә үскән. Безнең кебеккә бармый. Әсма апа шәһәрдә егете бар, дип әйтә, ди, - диде ана.

-Мин бик яратам аны әни. Шәһәрдәге егетен дә оныттырачакмын. Минем ничек яратуымны беркөн тояр, ул да миңа шундый ук хисләр белән яныр, дип ышанам. Ә Алсу белән сөйләшәм дә араны өзәм. Берне яратып, икенчене кочып булмый ул, - диде Илшат.

Әнисе ышанмыйча башын селкеде дә чыгып китте. Илшат киенеп, күршедән Ләйләне күтәреп чыкты, спектакльгә китте. Инвалид кызны күтәреп кереп, мәктәп залындагы урындыклар рәтенең беренчесенә үк утыртты. Үзе дә аның янына. Шунда Язилә апасы чыгып, Ләйләне кочаклап алды.

-Мине кочакламыйсыңмы? Онытма син миңа бер свидание бурычлы - дип күз кысты егет.

Дәвамы бар. Башы http://atnya-rt.ru/news/iat-chishmse/ti-tgel-khikya

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев