Әтнәдә!
Иҗат

Әтнәдә!

"Күңел чыңы" иҗатчысы Надия апаның яңа шигыре

Мин – Әтнәдә!

Җылы хатирәләр

Кочагында

Күңелем балкышы.

Офык читләреннән

Ургып чыкты

Төерләнеп сагыш тамчысы.

Керфекләрдә -

Үткен кыйпылчыклар,

Кыелалар

Хәтер -төпкелдән.

Туган якта басып торуның да

Бәхет икәненә төшенәм.

Мин -Әтнәдә -

Дуслар кочагында,

Нык тамырлы

Милли бишектә.

Туфрагыннан килгән тирбәнешләр

Көен-моңын җаным ишетә...

Надия Вәлиева,

Казан-Әтнә,

27апрель 2019 ел

С.Мингатина фотосы

 


Нет комментариев