Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Төссез дөнья...- ә ул көлә! 

Шигырь яратучыларга

Кышкы алма

Мөлдерәмә туңган җанның 
игезәге синме әллә?! 
Чагылдыра нурың тылсым кебек, 
төс балкышың - энҗе бөртек 
бозга тама яшең булып. 
Ялгыз алма. Сулган агач. 
Төссез дөнья...- ә ул көлә! 
Аңлап булмас иң гаҗәбе: 
боздан торган күңел 
әле көлә белә. 
Кулым сузам. Җылынырмы җаның? 
Соң өметем – соңгы сулыш. 
Ничек шулай син гел тыныч? 
Бәхет тулы мизгел -
сының саклый, гүя, бозга төреп. 
Аклык иңә изге җанга дога булып... 
Тамды яшем. 
Кисәттең күк кышкы алма: 
ялгыз калма!.. 
Мөлдерәмә тулган җанның 
игезәге син икән лә... 


Сүрия Мингатина, 
8.12.2019, 

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев