Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Йөрәкләрдә - җөйле камчы эзе...

Яңа шигырь.

Бүтән идек
Без бит элек бүтән идек кебек...
Май күгеннән йолдыз санаганда,
Тузганакка өргән чакта чынлап,
Уйнап җил йотканда таганнарда...

Без бит элек бүтән кебек идек...
Күзләр бүтән иде... сүзләр бүтән...
Йөрәкләрдә - җөйле камчы эзе -
Ә мин май күгеннән йолдыз көтәм.

Бүтән инде тавыш... Сагышлар да! -
Мең кат төреп, түргә яшерелгән.
Сискәнүең тоям чакрым аша
Төшләреңдә минем дәшүемнән.

Без бит элек бүтән идек! Идек... -
Әрнүләрнең кайтавазы әллә?
Аерым-аерым җиргә сөрелгәнбез
Май күгеннән йолдыз яуган мәлдә.
25.05.2019
Гөлүсә Батталова
#шигырь
#гөлүсәбатталова

С. Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев